Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Никах

Өйләнешкәндә никах нәрсәгә кирәк, ЗАГСта язылышу, туй гына җитмимени? Илдар. Сорауга Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә: -Мөселман никахы-тотрыклы һәм тормышчан институт. Никахланырга кирәк дигәндә, бу егетнең биологик, социаль, матди, гражданлык ягыннан өлгергәнлеген аңлата. Ислам дине буенча никах- хатын-кыз белән ир-ат арасында изге һәм хокукый килешү. Алар икесе...

Өйләнешкәндә никах нәрсәгә кирәк, ЗАГСта язылышу, туй гына җитмимени? Илдар.

Сорауга Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә:

-Мөселман никахы-тотрыклы һәм тормышчан институт. Никахланырга кирәк дигәндә, бу егетнең биологик, социаль, матди, гражданлык ягыннан өлгергәнлеген аңлата. Ислам дине буенча никах- хатын-кыз белән ир-ат арасында изге һәм хокукый килешү. Алар икесе дә барлык мөнәсәбәтләр буенча да Аллаһ һәм бер-берсе каршындагы бурычларын аңлап үтәргә тиешләр. Хатын-кыз ирнең дусты һәм ярдәмчесе була, алар икесе дә гаилә эшләре һәм балалары өчен җаваплы. Гаилә-чиксез диңгез. Анда адашмас өчен, кулыңда гыйлем компасы булырга тиеш. Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләрендә гаилә мәсьәләләре инәсеннән җебенә кадәр язылган. Укы да, файдалан гына. Бер сүз белән генә әйткәндә, мөселман никахы Голливуд рухындагы хыялый союз гына түгел, ә ике кавемнең туганлашуына һәм бер-берсен хөрмәт итүгә нигезләнгән. Җәлил хәзрәт әйтүенчә: "Никах ул-бер-берсен ошаткан җаннарның үз хисләрен җәмгыятькә белдерүләре, "Аллаһ кушканча яшәрбез",-дип бөтен кешелек алдында вәгъдә бирүләре. Никахка салкын карау, никахсыз яшәү киләчәк буын алдында җинаятькә тиң. Кем бүген ирекле мәхәббәт турында сүз алып бара, никахның, гаиләнең әһәмиятен киметергә тырыша, ул кеше-милләтнең киләчәгенә балта чабучы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X