Нократ

Мамадыш мәчетендә пәнҗешәмбе саен файдалы вәгазь сөйлиләр

Мамадыш үзәк мәчетендә һәр пәнҗешәмбедә ахшам намазыннан соң сезне тормышта һәркем өчен кирәге чыгардай, файдалы, кызыклы вәгазьләр тыңларга чакыралар. Аның беренчесен 6нчы февраль кичендә Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин сөйләде. Күз тию Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласына күз сабый чагыннан...

Мамадыш үзәк мәчетендә һәр пәнҗешәмбедә ахшам намазыннан соң сезне тормышта һәркем өчен кирәге чыгардай, файдалы, кызыклы вәгазьләр тыңларга чакыралар. Аның беренчесен 6нчы февраль кичендә Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин сөйләде.
Күз тию
Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласына күз сабый чагыннан алып картайганчыга кадәр тияргә мөмкин. Күз тию очраклары белән хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә (с.г.в.) очрашкан: ул кешеләрне Ислам диненә чакырып, бердәнбер Аллаһыга ышанырга өндәп йөргәндә дошманнары аңа күз тидереп комачауларга тырышкан. Дошманнарыннан шул рәвешле зарар күреп, интегеп йөргән вакытта Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә сөекле Расүле Мөхәммәдкә ике аять җибәрә. Алар Коръәни Кәримдә "Тәбәрәк" сүрәсеннән соң килүче "Каләм" сүрәсенә кертелгән 51-52нче аятьләр. Аларның кыскача мәгънәсе шундый: "Кешеләр кемгә дә булса начарлык кылырга теләсә дә, Коръән аятьләрен укып, Ходайдан ярдәм көткән кешегә бернинди дә явызлык тимәс". Пәйгамбәребез шул аятьләрне укып күз тиюдән сакланган. Бу аятьләр яман күздән саклану чарасы буларак укыла.
Ә күз инде тигән очракта нишләргә? Әгәр дә кеше даими рәвештә югарыда әйтелгән аятьләрне кабатлап йөрми һәм күз тиюдән үзен сакламый икән, аңа иртәме-соңмы күз тию ихтималы бар. Мондый очракта да андый мөселманнар махсус дога укып шифалана ала. Бу дога - хәдис һәм ул түбәндәгечә укыла: "Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ." Әлеге хәдистә "Аллаһы Тәгаләгә аның тулы сүзләре белән һәрбер шайтаннан, бозыктан һәм күз тиюдән сыенам", - диелә.
Күз тигән вакытта Коръән аятьләрен укып кеше үз-үзен өшкерә ала. Бу түбәндәге тәртип буенча башкарыла: үзләрен өшкерү максатыннан мөселманнар, беренчедән, "Бисмиллаһ" әйтеп тәһарәт ала. Икенчедән, ике рәкагәть нәфел намазы укый. Өченчедән исә, догада кылганда кебек кулларын күтәреп тиешле аятьләрне укыганнан соң уч төпләренә өч мәтрәбә өрә һәм шул куллары белән баш очыннан алып аяк очларына кадәр бөтен тәнен сыпырып чыга. Болай уку һәм сыпыруны рәттән өч тапкыр эшләргә кирәк. Әлеге доганы ятларга авырсынганнар өчен барыбызга да таныш "Әл-Ихлас" (аны "Колхуаллаһ" дип тә әйтәләр), "Әл-Фәләкъ", "Ән-Нәс" сүрәләрен укып үзеңне өшкерсәң дә, яхшы санала. Шулай эшләгәндә күз тиюдән котылып була. Әйтергә кирәк, бу аятьләрнең күбесен мөселманнар намазда укый. Димәк, иманлы кеше көненә биш мәртәбә үзен өшкерә дигән сүз. Намаз укый белмәүчеләргә күз тиюдән котылуның тагын бер ысулы бар. Әлеге аятьләрне су яисә ризыкка укып, шуларны ашарга-эчәргә мөмкин.
Күз тиюдән котылуның тагын бер юлына тукталыйк. Без еш кына кешенең матурлыгына сокланып карарга яратабыз һәм үзебез дә теләмәстән шул рәвешле кешегә күз тидерәбез. Бу аеруча сабыйларга караучыларга хас. Нарасыйларны күз тимәслек итеп карарга теләсәк, бала янына килгәч, аның тирәсенә бераз төкереп "Сөбханалла - машалла" яки «бәракаллаһ» дип әйтергә кирәк. Әгәр кеше үзенең күзе катылыгын белә торып (бу аңа Ходай тарафыннан сынау буларак та бирелергә мөмкин), берәр кешегә сокланып карый һәм, теләмәсә дә, күз тидергәнен аңлый икән, су алып, йөзен һәм кулларын юып, шул суны күз тидергән кешегә дә юынырга бирсә, теге бәндәнең күз тиюе китәчәк.
Ә инде үзебезне күз тиюдән сакларга теләсәк, һәрдаим тәһарәтле йөрергә һәм еш кына "Аятелкөрси"не укырга киңәш ителә. Гомумән, догалар уку җиңеллек бирә. Иң мөһиме - кеше өметен өзәргә тиеш түгел. Беребез дә фәрештә түгел, әгәр Аллаһы Тәгалә безгә бер авыру биргән икән, без сабыр итәргә тиешбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди: "Бәндәләргә төрле бәлаләр, авыртулар җибәреп карыйм. Әгәр алар шушы авыруга сабыр итеп, миннән генә ярдәм сорасалар, мин алар белән бергә булырмын".
Хәдисләр:
"Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә".
"Минем өммәтемнән иң күп үлүчеләр күз тиюдәндер.
Венера Сөләйманова, абыстай:
- Вәгазьләр тыңларга бик яратам. Җомганы калдырган юк, Аллага шөкер. Бүгенге мәҗлес турында радиодан ишеттем, мөселман кардәшләр дә дәште. Шушы гомер яшәп, никтер күз тию һәм аннан дәвалану турында уйлап та караганым булмаган. Урыс әйтмешли: "Век живи, век учись..." Алла рәхмәте: Габдрахман хәзрәт күзне ачты бүген. Тема беркөнне генә мөселман календаренда да күзгә чалынган иде. Хәзер кайтып, шунысын да актарып табам. Алга таба бу файдалы вәгазь кичәләренең берсен дә калдырмаячакмын, башкаларны дәшәм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: