Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Күршем һәм остазым

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Венера Сөләймәнова күпләргә үрнәк. "Күршең булса, бай булсын, бирмәсә дә, сорамас",-дигән мәкаль бар халык телендә. Мин аңа тагын "изге күңелле булсын" дип тә өстәр идем. Чөнки шундый кешеләр белән янәшә яшәгәндә тормыш сикәлтәләре онытылып тора. Сүзем күршем Венера Миннехан кызы Сөләймәнова турында. Ул 1938нче елның 30нчы июлендә...

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Венера Сөләймәнова күпләргә үрнәк. "Күршең булса, бай булсын, бирмәсә дә, сорамас",-дигән мәкаль бар халык телендә. Мин аңа тагын "изге күңелле булсын" дип тә өстәр идем. Чөнки шундый кешеләр белән янәшә яшәгәндә тормыш сикәлтәләре онытылып тора. Сүзем күршем Венера Миннехан кызы Сөләймәнова турында. Ул 1938нче елның 30нчы июлендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Биш яшьлек чагында әтисез кала, аны хәтта хәтерләми дә. Ятим үскәнлектән, аңа бик яшьли эшкә тартылырга туры килә. Лубян техникумын яхшы билгеләргә тәмамлый. Соңрак югары белем дә ала. Бөтен хезмәт юлы урман хуҗалыгы белән бәйләнгән. Әбисе аны изгелек кылып яшәргә өйрәтә. Хәзер андый кешеләр сирәк, халык үз эченә бикләнгән, бергә җыелып эч серләрен сөйләшүләр бетеп бара. Әмма Венера Миннехан кызы кайда гына күренмәсен, аның тирәсендә кешеләр була. Чөнки ул бик игелекле, биргән вәгъдәсен беркайчан да үтәмичә калмый, киңәш-табышка бик булган. Берәр йомыш кушсаң, ахырына чаклы үтәмичә тынычланмый. Өенә килеп керсәң, якты елмаеп, ачык йөз белән каршы ала, хәерле юл теләп озатып кала. Мин үзем аны сигез ел беләм. Ислам дине юлында файдалы эшләр, мәетләр юарга, Коръән укырга аны чакыралар. Мәет юарага күбрәк мохтаҗ кешеләргә йөри. Аңа ияреп минем дә барганым бар. Остазым исән булганда бу авыр хезмәтне үзләштерәсем бик килә. Мине дә Аллаһыга иман китерергә чакыручы ул булды. Остазымның сүзләреннән дә файдалырак, күркәмрәк сүз юктыр. Мин аны иң изге күңелле кешеләрдән саныйм. Ул минем якын күршем генә түгел, иң якын гаилә әгъзасына әверелде. Дуслары да бик күп. Гомумән, күршемдә шундый кеше яшәве белән мин бик бәхетле. Кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Ф.Мингалиева. Мамадыш шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X