Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаете. Корбан чалу Аллаһы Тәгалә тарафыннан Аңа ел буена биргән нигъмәтләренә шөкер итәр өчен әмер ителгән. Шушы бәйрәм уңаеннан, 30нчы октябрьдә шәһәребез мәдрәсәсендә зурлап "Әхмәт Ясәви" мәчете имамы Нурислам Газизов җитәкчелегендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Уку йорты эчендә бәйрәм өйлә намазыннан соң башланды. Анда...

Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаете. Корбан чалу Аллаһы Тәгалә тарафыннан Аңа ел буена биргән нигъмәтләренә шөкер итәр өчен әмер ителгән.

Шушы бәйрәм уңаеннан, 30нчы октябрьдә шәһәребез мәдрәсәсендә зурлап "Әхмәт Ясәви" мәчете имамы Нурислам Газизов җитәкчелегендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Уку йорты эчендә бәйрәм өйлә намазыннан соң башланды. Анда әбиләр, бабайлар, апалар, абыйлар, балалар бик күп иде. Мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин аны "Фатиха" сүрәсе һәм вәгазь белән ачып җибәрде. Ул көчле тавышы, мәкам белән сүрәне көйләгәндә әбиләрнең күзләрендә яшьләр күренде. Бар бит гыйлемле хәзрәтләребез, Аллага шөкер! Районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев: "Кешеләр алдында дәрәҗәбез булсын, үзебезнең хезмәт сөючәнлегебез, чисталыгыбыз, пакьлегебез, намусыбыз, тырышлыгыбыз белән үрнәк булып торыйк. Дөньялык өчен генә түгел, ахирәтебез өчен дә гамәлләребез булсын. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына үзебез белән алып бара торган намазларыбыз, уразаларыбыз, зәкәтләребез, корбаннарыбыз да булсын",-диде. "Әхмәт Ясәви" мәчете имам-хатыйбы Нурислам Газизов Коръән сүрәләре укыды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкь менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга, мәдрәсәбезгә бәрәкәт, күңелләребезгә-иман нуры, бу бәйрәмне оештырган абыстайларыбызга, хәзрәтләребезгә иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Тәкәбберлекне ташлап, ата-анага, туганнарга һәм бөтен җан ияләренә ихтирамлы булып, бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышырга кирәк. Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк! Бу бәйрәмне оештырган "Әхмәт Ясәви" мәчете абыстае Рәсимә абыстай Гайнетдинова, мәхәллә халкына Алланың рәхмәтләре булсын.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев