Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Иманлы тапшыру "Мамадыш-ТВ" телеканалында

Корбан бәйрәме якынлаша. Корбан чалу -Аллага, изгеләргә, һәртөрле рухларга бүләк китерү ул. Корбан бирү инде таш гасыр чорында ук Мәккәдә ислам дине барлыкка килгәнче үк булган. Гарәпләр изге Кәгъбә янында үзләренең патшаларына корбан чала торган булганнар. Яһудләрнең ыру башлыгы Аврам, (Ибраһим) Аллага үзенең бирелгәнлеген раслау өчен улы Исаакны корбан итәргә...

Корбан бәйрәме якынлаша. Корбан чалу -Аллага, изгеләргә, һәртөрле рухларга бүләк китерү ул. Корбан бирү инде таш гасыр чорында ук Мәккәдә ислам дине барлыкка килгәнче үк булган. Гарәпләр изге Кәгъбә янында үзләренең патшаларына корбан чала торган булганнар. Яһудләрнең ыру башлыгы Аврам, (Ибраһим) Аллага үзенең бирелгәнлеген раслау өчен улы Исаакны корбан итәргә әзер булуын белдергән (Библия, "Битие" китабы, 22 нче бүлек). Ислам динендә Ибраһим пәйгамбәр белән аның улы Исмагыйль арасында нәкъ шушындый ук вакыйга Коръәннең 37 сүрәсендә (97-110) һәм хәдисләрдә тасвирлана.

3 нче октябрь көнне, Корбан бәйрәменә багышланган тапшыруны сез 17.30 сәгатътә эфирга чыгачак "Мамадыш-ТВ" телеканалында да карый алачаксыз. "Иман вә әхлак" тапшыруының кунагы район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.

Моннан тыш, тапшыру кысаларында районыбызның үрнәк гаиләсе Миннегөл ханым белән Әмир абый Хәйруллиннар белән дә танышу мөмкинлеге булачак. Хәйруллиннар гаиләсе инде 15 елдан артык әлеге ваҗиб гамәлгә тугърылык саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев