Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Заман таләпләренә ярашып

Шәһәребезнең Ушма аръягында яшәүче кызлар-малайлар яңа уку елына яңа мәктәпкә барачаклар. Тиздән әлеге микрорайонда төзелгән 3нче санлы белем йорты үз ишекләрен ача. Бүген, яңа объектны куллануга тапшырырга санаулы гына көннәр калып барганда, бина эче һәм мәктәп территориясе кырмыска оясын хәтерләтә. Берникадәр мәйданда асфальт түшәп бетерәсе, кайбер бүлмәләрдә буяу эшләрен төгәллисе,...

Шәһәребезнең Ушма аръягында яшәүче кызлар-малайлар яңа уку елына яңа мәктәпкә барачаклар. Тиздән әлеге микрорайонда төзелгән 3нче санлы белем йорты үз ишекләрен ача. Бүген, яңа объектны куллануга тапшырырга санаулы гына көннәр калып барганда, бина эче һәм мәктәп территориясе кырмыска оясын хәтерләтә. Берникадәр мәйданда асфальт түшәп бетерәсе, кайбер бүлмәләрдә буяу эшләрен төгәллисе, җиһазларны җыеп-урнаштырып куясы калып бара. Укытучылар тәрәзә-идәннәрне юа башлаганнар. Һәркем үз эшен тиешле срокларга төгәлләү максаты белән башкара. "Эшне шулай коллектив рәвештә оештырган җитәкчеләргә, безгә ярдәм иткән башка мәктәп хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Хәтта авыллардан да килеп булышалар",-диләр педагоглар. Сүз уңаеннан, бирегә аларның иң көчлеләрен җыйганнар. Яңа мәктәптә белем бирергә 250ләп райондашыбыз теләк белдергән булган. Бүгенге көнгә коллектив 90 процентка тупланган. "Балалар, нигездә, шәһәрдәге 1нче һәм 4нче санлы мәктәпләрдән күчәләр. Педагогларны да шул ук учреждениеләрдән алырга тырыштык",-ди мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов. Ә укучыларга килгәндә, ай башына 380 гариза кабул ителеп, 16 класс-комплект булдырылган. 460 урынга исәпләнгән белем йортына балалар кабул итү әле дә дәвам итә. Шунысы да бар, яңа мәктәпнең инвалид балаларны укыту мөмкинлеге дә булачак. 2011 елда гамәлгә кереп, алдагы биш ел дәвамында Россия шәһәрләрен инвалид гражданнар өчен җайлаштыру максатын куючы «Уңайлы мохит" дәүләт программасын тормышка ашыру йөзеннән, иң беренче чиратта, үзәк һәм запас чыгу-керү урыннарында пандуслар ясалган. Стеналарга култыксалар урнаштырыла. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсус ике бәдрәф эшлиячәк. Катлар арасындагы баскычлардан йөрү өчен мобиль күтәргечләр кайтарганнар. Бала утырган креслоны баскычлардан әлеге эшкә өйрәтелгән техник персонал йөртәчәк. Эскалатор кебек эшләүче утыргыч инвалидка баскычлардан селкенмичә үтәргә мөмкинлек бирә. Укытучылар сүзләренә караганда, монда укырга киләчәк берничә бала әлеге заманча җайланмадан файдаланып та караган инде. Яңа мәктәп башкаларыннан резин япмалы спорт залы, урамдагы волейбол һәм баскетбол мәйданы, йөгереш юлы, тормыш иминлеге дәресләрендә шөгыльләнү өчен каршылыклар полосасы булуы белән дә аерылып торачак. Укучыларның бердәм дәүләт имтиханнары бирәсе барлыгы да алдан кайгыртылган. Дәресләр барышында ук үзе генә утырып эшләргә күнексен өчен бер кешелек парталар кайтартканнар. Андыйлар математика һәм рус теле бүлмәләренә урнаштырылган. 10нчы сыйныф укучыларына гуманитар юнәлештәге профильле белем биреләчәк. Мәктәп коллективы, әле тулысынча тупланып та бетмәгән килеш, "Мәктәп дәресләрдән соң" проектында катнашып, грант отты. Үзләрендә "Мәктәп медиа үзәге" булдырып, балалар белән җирле радио һәм телевидение тапшырулары алып бармакчылар... Шәһәребездә яңа белем учагы төзү укучыларга заманча, уңайлы шартларда белем һәм тәрбия бирүнең мөмкинлекләрен арттыра. Алай гына да түгел, әлеге объектны төзү якын-тирәдә яшәүчеләргә дә уңай булды. Берәүләр баласына мәктәпнең якынаюы өчен сөенеп бетә алмый, икенчеләр йорт тирәсенең төзекләнүенә шатлана. Якында урнашкан күпфатирлы йортларда подъезд тәрәзәләре яңартылды, йорт территорияләре койма белән әйләндереп алынды, асфальт юллар салынды, гаражлар яңа йөз алды. Шәһәребез яңара, үсә, киләчәгебез булган балаларны чын Кешеләр итеп үстерү өчен мөмкинлекләр артканнан арта бара. Ә иң зур горурлыгыбыз-Мамадышта ачылачак 3нче санлы мәктәп быел республикада төзелүче бердәнбер белем йорты.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев