Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Заман таләпләренә китереп

Районыбызда асфальттан төренгән, заманча юлларның озынлыгы ел саен дистәләгән километрга арта бара. Мамадыш-Теләче юлының Хафизовка авылы турындагы өлеше олы төзелеш мәйданын хәтерләтә бүген. Биредә бульдозерлар, грейдерлар, эксковаторлар, катоклар, үзбушаткыч йөк машиналары-барысы ике дистәдән артык техника эшли. Ерганакта юл полотносын уналты метрга кадәр күтәртәләр. Ә икенче өлештә киресенчә тауны җиде метр...

Районыбызда асфальттан төренгән, заманча юлларның озынлыгы ел саен дистәләгән километрга арта бара. Мамадыш-Теләче юлының Хафизовка авылы турындагы өлеше олы төзелеш мәйданын хәтерләтә бүген. Биредә бульдозерлар, грейдерлар, эксковаторлар, катоклар, үзбушаткыч йөк машиналары-барысы ике дистәдән артык техника эшли. Ерганакта юл полотносын уналты метрга кадәр күтәртәләр. Ә икенче өлештә киресенчә тауны җиде метр тирәнлектә кисәләр. "Татавтодор" филиалы техникасы белән бер рәттән, грунтны күчерүдә "Мелиорация" ПМКсы машиналары да катнаша. "Октябрь уртасына без биредә эшләрне төгәлләп, юлга асфальт җәеп куярга тиеш,"-ди филиал директоры Виктор Кузнецов. Эшләр тәүлек әйләнә оештырылган. Алар Усали-Албай юлында да эшләрен төгәлләп киләләр. Анатолий Фролов бригадасы юл кырыйларына су агу каналлары ясый, Илдар Гәрәев бригадасы вак таш сала. Ә Сергей Саппаров җитәкчелегендәге бригада юлдан басуларга төшү урыннарына асфальт түши. Бер үк вакытта, юл билгеләрен, барьерларны урнаштыру да төгәлләнеп килә. Быел асфальтны Колышчы авылының уртасына кадәр үк сузганнар. Башлангыч мәктәп каршындагы мәйдан да асфальтланган һәм анда автобус павильоны урнаштырылган. Биредә юл кырыйларын вак таш белән ныгыту төгәлләнде. Хәзер юл билгеләре урнаштырыла. Уразбахты халкына да бәхет иңде быел. Авылның уртасыннан башлап федераль трассага кадәр 7 километр 200 метр озынлыкта асфальт-бетон түшәлде. Шушы араларда аның икенче һәм бишенче километрларында юл полотносын күтәртү эшләре дә төгәлләнәчәк. Филиал коллективы районыбыз территориясе белән генә чикләнми хәзер. Тендерда отып, Лаеш районында да җиде километр ярым озынлыкта асфальт салып кайтканнар. Хәзерге заман техникасы асфальтны ерак араларга да кайнар килеш илтеп җиткерү мөмкинлеге тудыра. Быел аларның юллар салуда башкарган төзү-монтаж эшләре күләме алты йөз миллион сумга тулачак. Бу-планлаштырылган күләмнәрдән күпкә артыграк. Бер үк вакытта коллектив кышкы сезонга да әзерлек эшләрен алып бара. Юлларны кардан чистарту техникалары ремонтлап куелган. Юлларга сибү өчен ком һәм тоз запаслары тулыландырыла.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев