Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Үз бакчаңның гөле сөйкемле

Җәй көне кура җиләге ягып, көз җиткәч алма, кабак тутырып пешергән бәлешләр сирәгәйде хәзер. Токмач кисәргә дә иренәләр, ник киссеннәр - кибеттән генә кереп аласы бит. Иманым камил, умач уып сата башласалар, шәһәрдә генә түгел, авылда да сырылып алачаклар. Әллә шул кадәр баедыкмы соң без? Кризиска да исебез китмиме әллә?...

Җәй көне кура җиләге ягып, көз җиткәч алма, кабак тутырып пешергән бәлешләр сирәгәйде хәзер. Токмач кисәргә дә иренәләр, ник киссеннәр - кибеттән генә кереп аласы бит. Иманым камил, умач уып сата башласалар, шәһәрдә генә түгел, авылда да сырылып алачаклар. Әллә шул кадәр баедыкмы соң без? Кризиска да исебез китмиме әллә?
Кибетләрдәге һәм базардагы бәяләрне караштырып чыктым да, ничә сумлык бәрәңге, яшелчәләр ашагыныбызны чутлап карарга булдым. Дүрт кешелек гаиләгә елына кимендә дә сигез капчык - 400 килограмм бәрәңге, 50шәр килограмм кәбестә һәм суган, 10ар килограмм кишер һәм чөгендер кирәк инде. Уртача бәяләрен алсак, бәрәңге бүген - 30, кәбестә - 35, суган - 36, кишер - 50, чөгендер 40 сум тора. Кулга калькуляторны алып, чутлый башлыйк. 12 мең сумлык бәрәңге, 1800 сумлык суган, 1750 сумлык кәбестә, 500 сумлык кишер, 400 сумлык чөгендер - барысы 16 450 сумлык яшелчә кирәк булып чыга.
Үз бакчаң булмаса, авыргарак туры килә икән шул. Ашказаны бит кыш уртасында "эп-эсвижий" яңа кыярлар, помидарлар, кызыл борычлар да таләп итә. Ә алар инде 170-200 сум торалар. "Каф" тавы артыннан кайтарып, тавык йомыркалары кадәрле генә яңа бәрәңгеләрен дә 150 сумнан саталар. Аларны да өстәсәк, тагын шактый сумма кирәк булып чыга. Безнең районда да теплицалы кешеләр бар инде. Ник алар кыярларын гыйнвардан ук үстереп сатмыйлар икән, күпме акча эшләп өлгерерләр иде?!
Чәршәмбе көнне муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та кризиска каршы штаб төзү, районда кризиска каршы чаралар планы эшләү мәсьәләсе буенча төрле предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен махсус җыеп, нәкъ менә халык үзен җитәрлек кадәр бәрәңге, башка яшелчәләр белән тәэмин итә алсын өчен, теләгән барлык кешегә җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләсен күтәрде.
-Авылларда буш пужымнар шактый, авыл җирлекләре башлыклары теләге булган кешеләргә аларны бүлеп бирә алалар. Безгә хәзер һәр йортта булып, кешеләр белән сөйләшеп, аларның ихтыяҗларын, мөмкинлекләрен өйрәнергә кирәк. Маллар асрасыннар, бакчалар утыртсыннар. Бөтенесен дә сатарга мөмкинлек бар хәзер. Кирәкле мал азыгы, башкасы белән тәэмин итү чарасын күрербез. Хөкүмәт тә авыл хуҗалыгына ярдәмен арттыра. Сөткә, җиргә субсидияләр бирә. Фермерлык эшчәнлеген башларга теләүчеләргә грантлар бар. Лизинг-грат программасы эшли. Бөтенесендә катнашырга мөмкин. Мәктәпләргә дә бәрәңге, яшелчәләр үстерү белән ныклап шөгыльләнергә вакыт инде. Сугару системалары кайтарттык. Элек 100-150шәр гектар бәрәңге ала идек. Хәзер дә бәрәңгене, яшелчәләрне сатып алуны дәвам итеп булмый. Максим Починок ягында, башка авылларда җирләр җитәрлек. Шәһәр халкына да бүлеп бирәбез, - диде ул.
Предприятиеләр һәм оешмаларның контрольдә тотылачагын, бер кешенең дә кыскартылырга тиеш түгеллеген дә әйтеп узды.
-Ике-өч кешене кыскартып кына проблеманы хәл итеп булмаячак. Бер предприятиедәге 3 кеше район масштабында 300 кешегә әйләнә. Кайларда тагын күпме кеше арттырып буласын өйрәнеп, предприятиеләрдә һәм оешмаларда булып чыгачакбыз, - диде ул.
-Районыбызда халыкны күпләп эштән җибәрүләр, кыскартулар көтелми. 2015нче елның 1нче гыйнварена бездә 178 кеше исәптә тора иде. Шулай да, Россия Хезмәт министрлыгы прогнозларына караганда, илдә эшсезлек 1,6 тапкыр артырга мөмкин. Ел башыннан безгә 80 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның күпчелеге районнан читтә эшләгән кешеләр. Бүгенге көндә районда пропискада булып та читтә бик күп кеше яши һәм эшли. Алабуга икътисади зонасына 266 кешебез барып йөри. Бүгенге көндә 115 вакантлы урыныбыз бар. Февральдә 32 кешене укырга җибәрәчәкбез. Былтыр 11 кеше "Үзмәшгульлек" программасы буенча субсидияләр алганнар иде. Быел әлеге программа буенча 10 кешенең катнашуы планлаштырылды, - диде мәшгульлек үзәге начальнигы Сергей Плакатнов.
Кризиска каршы штаб утырышында укучы яшьләрне күбрәк үзебезне 87нче һөнәри көллияткә тарту, аны бетергәннәрнең 80 проценты районда калуы турында да сүз булды.
-Быел да көллияткә 215 бюджет урыны бирелде,-ди директоры Николай Егоров.
Авыл кешесенә кризис бик кагылмастыр да. Ите, сөте, бәрәңгесе, яшелчәләре - үзенеке. Аларны күбрәк җитештереп, күбрәк акча да эшли ала.
-Мал азыгына бәяләрне былтыргы дәрәҗәдә калдырырга тырышачакбыз,-диде район җитәкчесе. Авыл җирлекләренең үзләренең күпьеллыклар участокларын булдыруга игътибарның тагын да көчәйтеләчәген әйтеп узды ул.
Кризиска каршы чаралар программасы эшләнә башлады. Тәкъдимнәр дә кабул ителә. Иң яхшысы: биргәннәрен көтеп тормыйча, өстәмә акча кертү юлларын үзеңә дә эзләнергә кирәктер инде.
Фраклин Рузвельт Америкадагы кризисны промышленностьта җитештерүне арттырып, тимер юллар челтәрен киңәйтеп авызлыклады. Бездә дә районыбызга бик зур перспективалар ачачак, эш урыннары булдырачак сәнәгать мәйданчыгы проектлана. Штаб утырышында проектлау эшләре март аенда төгәлләнәчеге турында да сүз булды. Аннан инде инвесторлар җилеп итү башланачак. Анда завод-фабрикалар оештырыла башласа, район бюджетына өстәмә салымнар да керәчәк бит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев