Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Йөрәкләрне кайгы басты

Бүген иртәдән үк Россия мәгълүмат чаралары Ерак Көнчыгыштан кайгылы хәбәр таратты. Кичә Хабаровский краеның Князе-Волконское авылы янындагы хәрби полигонда, төнге өйрәнүләр вакытында, танк шартлаган. Анда һәлак булган өч хәрби хезмәткәрнең берсе якташыбыз - Катмыш авылы егете офиңер Дилюс Гарипов булып чыкты. Дилюс анда 2012нче елдан хезмәт иткән. Туган авылындагы урта...

Бүген иртәдән үк Россия мәгълүмат чаралары Ерак Көнчыгыштан кайгылы хәбәр таратты. Кичә Хабаровский краеның Князе-Волконское авылы янындагы хәрби полигонда, төнге өйрәнүләр вакытында, танк шартлаган. Анда һәлак булган өч хәрби хезмәткәрнең берсе якташыбыз - Катмыш авылы егете офиңер Дилюс Гарипов булып чыкты.
Дилюс анда 2012нче елдан хезмәт иткән. Туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 2007нче елны Казан танк училищесына укырга керә. Аны бетергәч, Хабаровкий краендагы 51460нчы хәрби частька билгелиләр. Катмыш мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы дәресләре укытучы әтисе Рифат та Хабаровский краенда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән була.
"В контакте" сайтында Дилюс Гариповның үз бите бар. Анда якташыбызның дуслары, хезмәттәшләре белән танклары янында төшкән фоторәсемнәре дә урнаштырылган. Ачык йөз, тормышка гашыйк күзләр... 2013 елның 29нчы гыйнваренда машинада авариягә очрап бер тапкыр үлемнән калган булган икән инде... "Машинада исән калдың, ә танкта һәлак булдың..." - дип язган Аленочка Шеншина. Нәкъ бер ел узганнан соң - бу фаҗига. Нәрсә бу?.. Очраклылыкмы?..
Дистәләгән сыйныфташлары, авылдашлары, дуслары аны юксынуларын белдергәннәр, кайгы уртаклашканнар.
Дилюс 1989нчы елның 21нче октябрендә туган. Әнисе Гөләрия авыл балалар бакчасы мөдире булып эшли, әтисе-укытучы. Гаиләдә өлкән бала була. Динә исемле сеңелесе бар. Мәктәптә яхшы укый. Спорт ярышларында теләп катнаша. Әтисе көрәшче булгач, Дилюс та спортның ул төрен үз итә.
- Шат күңелле, уен-көлке ярата торган, бик ачык, әллә кайдан ук исәнләшеп килә торган егет иде,-дип искә алды аны Катмыш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алсу Мирсәтова.
... 30нчы гыйнвар, төнге сәгать 9лар тирәсе. Хабаровск-Комсомольск-на-Амуре трассасының 53нче километрындагы танк полигоны. Планлаштырылган төнге өйрәнүләр вакытында офицер Дилюс Гарипов хезмәт итә торган Т-72 танк шартлый. Өйрәнүләр алдыннан берләшмә комиссиясе техниканың һәм припасларның торышын тикшереп чыгып, ату үткәрергә рөхсәт биргән була.
Республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич хәрби часть җитәкчелеге белән телефоннан элемтәгә керде. Аңа полигонда Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләре командующие җитәкчелегендәге комиссия эшләвен, суд-медицина экспертизасы үткәрелгәннән соң, егетнең гәүдәсе туган якларына озатылачагын хәбәр иткәннәр.
Йөрәкләргә таш булып ята торган авыр кайгы. Илебез иминлеген сакларга дип киткән бөркеттәй егетләребез тыныч вакытта һәлак була. Мондый югалтуларны акылның кабул итәсе килми. Дилюс та бар дөньяны сөендереп яшәргә дә яшәргә тиеш иде бит әле...
Әти-әниең, туганнарың, дусларың йөрәгендә мәңгегә калырсың, Дилюс!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев