Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Йомгак ясар чак

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары узып баручы елның соңгы эшлекле киңәшмәсенә җыелдылар. 2012 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, алдагысына бурычлар билгеләнде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәр җитәкченең эшчәнлегенә аерым тукталды, үзенең бәяләмәсен бирде. Киңәшмә Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданын тәбрикләү белән башланды. "Мамадыштөзү" ЯАҖне дистә еллар буена җитәкләгән...

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары узып баручы елның соңгы эшлекле киңәшмәсенә җыелдылар. 2012 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, алдагысына бурычлар билгеләнде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәр җитәкченең эшчәнлегенә аерым тукталды, үзенең бәяләмәсен бирде.

Киңәшмә Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданын тәбрикләү белән башланды. "Мамадыштөзү" ЯАҖне дистә еллар буена җитәкләгән Раиф Сафин үз теләге белән лаеклы ялга китте. Аның урынына генераль директор итеп моңа кадәр директор урынбасары булып эшләгән Зөфәр Малик улы Гәрәев билгеләнде. "Ә Раиф Шариязданович белән без саубуллашмыйбыз. Аңа безнең араларда әле озак еллар эшләргә язсын",-диде район башлыгы, хөрмәтле шәхесне тәбрикләп. Раиф Сафин директорлар Советы рәисе вазыйфасын башкарачак. Киңәшмәдә аны тантаналы шартларда "Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләделәр. "Икътисадый зоналарга бүленеп эшләү үзен-үзе аклады",- диде район башлыгы Анатолий Иванов киңәшмә барышында. Мондый тәртиптә эшләүне ул киләсе елда да дәвам итәргә тәкъдим итә. Хәзер икътисадый зоналарга, хуҗалыкларга җаваплы итеп билгеләнгән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре үзләрендә билгеләнгән төбәктә авыл хуҗалыгы гына түгел, башка барлык тармаклар белән дә танышып барырга тиеш була. "Авыл җирлегендә булган проблемалар, шәхси хуҗалыкларның яшәеше - болар барысы да сезгә яхшы таныш булырга тиеш. Проблемаларны белгәндә генә, аларга ярдәм кулы сузарга мөмкин. Шуңа күрә билгеләнгән участокта сезне һәркем, сез дә һәркемне белергә тиеш",-дип, район башлыгы үзенең йөкләмәләрен җиткерде. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагына аерым тукталдылар. Идарә җитәкчесе Ришат Исмәгыйлов ел буе башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, булган кимчелекләрне бетерү юнәлешендә эшләүгә бурычлар билгеләде. Аның сүзләренчә, 2012 ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен авыр да, шул ук вакытта нәтиҗәле дә булды. Мактанырлык уңышларыбыз да бар, кайбер урыннарда җитешсезлекләр өстендә эшләү дә комачау итмәс. Дүшәмбе киңәшмәләрендә оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең үз коллективлары эшчәнлеге белән таныштыруы дәвам итә. Бу юлы анда катнашучылар "Усалиагрохимсервис" ААҖ җитәкчесе Рашат Фазыловның чыгышын тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев