Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Җырыулары калды Мамадышта

Якшәмбе көнне район мәдәният йорты керәшеннәрнең җырыу-моңнарына күмелде. Алар бу бинага гына сыймыча, урамнарга да агылгандыр. Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган карендәшләребез теләде моны. Николай Җөриле Ә алар шактый иде. Районыбызның Кумырык, Ылыя, Дүсмәт һәм Комазан башы авылларын берләштергән "Кумырык-Дүсмәт-Транзит", Алабуга шәһәренең "Ак каз", Сарман районының Ләке авылының "Иганәй", Яр...

Якшәмбе көнне район мәдәният йорты керәшеннәрнең җырыу-моңнарына күмелде. Алар бу бинага гына сыймыча, урамнарга да агылгандыр. Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган карендәшләребез теләде моны.

Николай Җөриле

Ә алар шактый иде. Районыбызның Кумырык, Ылыя, Дүсмәт һәм Комазан башы авылларын берләштергән "Кумырык-Дүсмәт-Транзит", Алабуга шәһәренең "Ак каз", Сарман районының Ләке авылының "Иганәй", Яр Чаллының "Карендәшләр", Әлмәт районының Кәләй авылының "Кәләем" һәм күрше Башкортостаннан Бакалы районының Үмер авылыннан килгән фольклор коллективлары өч сәгать дәвамында тамашачыларны керәшеннәрнең үткәннәренә кайтардылар, гореф-гадәтләре һәм йолаларының гаять бай эчтәлекле булуын күрсәттеләр. Ә бит без мондый концертны карый алмаган булыр идек. Моны узган ел ахырында карендәшебез Виталий Агапов тырышлыгы белән Яр Чаллы шәһәрендә тәүге мәртәбә бөтен Рәсәй күләмендә уздырылган "Керәшен җырыу әйтә" фольклор фестиваленең дәвамы дип тә кабул итәргә мөмкин.

Виталий тынгысыз җан инде ул. Барган-йөргән җирләрендә вакытын бушка уздырмый. Краснояр краенда моннан бер гасыр элек районыбызның Кумырык, Җөри һәм Ылыя авылыннан күченеп киткән карендәшләр яшәвен белгәч, 3800 километр юлга вакытын кызганмыйча, шунда барып җитте һәм Пировск районының Кумырык авылында яшәүчеләрне фестивальгә кодалап та кайтты. Кунакларны безнең районда ничек каршы алулары турында газетабыз укучылар яхшы хәбәрдарлар.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә тамашачылар хөкеменә куелган туй, солдатка озату, Пасха бәйрәме, "Кәтүк түти" җырына мини-сценка, җырыу-биюләрне карагач, күпчелек яшь чакларына кайтмыйча калмаганнардыр. Кызганычка каршы, аларның кайберләре бүген онытыла бара инде. Шул ук туй йоласын алыйк. Көзен, гадәт буенча, керәшен авылларында туйлар башланган. Юкка гына халыкта: "Раштуада - кызлар фаразлыйлар, Питрауда - егетләр кәләш сайлый, ә Покрауда - туй уздырыла". Өлкән буын килешмичә калмас: элек керәшен туйлары үзгә бер музыкаль-драматик спектакльне хәтерләтә иде. Бөтен бер операга әверелә иде, дисәк тә арттыру булмас. Туй мәҗлесләрендә сөйләшеп утырулар юк иде. Әңгәмә җырыу әйтешү формасында барды. Туйның һәр мизгеле - кодалар килү, кияү һәм кәләш ягыннан кода-кодачаларның диалоглары, күчтәнәчләр алып керү, пешкән казны тураклау, өстәлләргә пирмәңкә чыгару, кияү күлмәге кидерү, кызны ата-ана йортыннан алып китү һ.б. - җырыу аша белдерелә иде. Безнең әбиләребез һәм кәләйлеләрнең чыгышлары шушы йолага багышланган иде.

Үмерлеләрнең Пасха бәйрәмнәре нигездә безнең якларныкына охшаган булса да, җырларының нык аерылуын тоемлавы авыр булмады. Башка коллективларның да чыгышлары үткәнебез, бәйрәм-йолаларыбызга корылган иде. Аерым номерлар да концерт-тамашага матурлык өстәделәр. Залда утырганнарга сәхнәдәгеләр: "Менә безнең нинди җырыуларыбыз, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз бар," - дип кызыксыну уята алганнардыр дип ышанасы килә. Һәр чыгышның зур алкышларга күмелүе шуны раслый.

Ә менә бер керәшен җырыуындагы "Сезнең белән күрешүләр кермәс инде төшкә дә шул" дигән сүзләрне мин бу очракта урынсыз дияр идем. Алга таба да гел шулай очрашырга насыйп булсын, карендәшләр. Әлеге коллективларның чираттагы чыгышлары 10нчы мартта - Бакалыда, аннан соң Алабугада булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев