Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырлап ачыла күңел

Үзләре дә Кече Кирмәндә башкаларга үрнәк булып яшиләр, балалары да авылыбызның горурлыгы Исрафиловларның. Рафис-Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Исрафиловның улы. Урта мәктәп тәмамлауга армиядә хезмәт итеп кайтты да, "Кызыл партизан" колхозында шофер булып эшли башлады. Егетнең тырышлыгын күреп, хуҗалык җитәкчеләре яңа "ГАЗ-53" бирделәр. Анда егерме елдан артык эшләде Рафис. Бүгенге...

Үзләре дә Кече Кирмәндә башкаларга үрнәк булып яшиләр, балалары да авылыбызның горурлыгы Исрафиловларның. Рафис-Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Исрафиловның улы. Урта мәктәп тәмамлауга армиядә хезмәт итеп кайтты да, "Кызыл партизан" колхозында шофер булып эшли башлады. Егетнең тырышлыгын күреп, хуҗалык җитәкчеләре яңа "ГАЗ-53" бирделәр. Анда егерме елдан артык эшләде Рафис. Бүгенге көндә ул район мәдәният йортында газ котельные операторы вазыйфаларын башкара. Мөнирә авылыбызның данлыклы умартачылары, Мамадыш районында гына түгел, Татарстанда да беренче-икенче урыннарны алып эшләгән, СССР Халык Казанышлары Күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булган Мингалиевлар гаиләсеннән. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтуга Кече Кирмән авыл Советында өлкән бухгалтер булып эшли башлаган иде, бүген дә шул вазыйфасын намус белән башкара. Хезмәт урыннарын алыштырып йөрмәде ул. Рафис белән сөеп-сөелешеп кавыштылар алар. Күршеләрендәге ялгыз әбине тәрбияләп торып, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Бөтен күрше-тирә бу игелекләре өчен рәхмәт укый үзләренә. Илдә икътисади кризис башланган авыр елларда үз хезмәтләре белән кирпечтән яңа йорт җиткереп керделәр. Мөнирәнең әти-әнисе һөнәрен дәвам итеп, бакчаларында умарталар тоталар. Күршеләре белән бер гаиләдәй тату яшиләр Исрафиловлар. Бер-берсенә ярдәмгә киләләр. Өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Кече Кирмән урта мәткәбендә укыган елларында бөтен Татарстанга данлыклы "Сандугач" халык уен кораллары ансамбленең баянчысы иде. Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә миграция хезмәтендә эшли. Уртанчы кызлары Зөлфия Исрафилова- яшь шагыйрә. Мамадыш районы газетасының Дмитрий Крещенов исемендәге премиясе лауреаты. "Иделем акчарлагы" Халыкара конкурсының һәм "Алтын каләм" фестиваленең икенче дәрәҗә Дипломнарына лаек булды. Ул да Алабугадагы югары уку йортын тәмамлады, кияүгә чыгып Алабугада яшиләр. Төпчек кызлары Алсу беренче сыйныфта укыган чакта яшь шагыйрьләрнең "Каләм рыцарьлары" республика конкурсында беренче урынны яулаган иде. Бүген районыбызның танылган яшь җырчысы. Төрле конкурсларда җиңүләр яулады. Ике ел рәттән "Йолдызлык" - "Созвестие" фестиваленең республика зона турларында беренче-икенче урыннарны алды. Аның тавышына Мәскәү консерваториясе профессорлары сокланды. Зөлфия һәм Алсу Исрафиловалар авылыбыз данын киләчәктә дә күтәрәчәкләр әле.

Гәүһәрия Хөснетдинова. Кече Кирмән авылы Исрафиловлар гаиләсе. Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев