Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Җыр керсен күңелгә

Ел буе яратып башкарылган җырлар, тамашачы күңелен яулаган җырчылар, биючеләр, алып баручылар 12нче февраль кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә янәдән сынау тотты. АЛСУ СПИРИДОНОВА Ике ел "онытылып" торган "Ел җыры" бәйгесен юксынучылар сусауларын басты: дүрт сәгать буе барган 36 чыгышны карап кинәнде. "Алтын граммофон"дагы кебек көтелмәгән сюрпризларга гаять бай, матур,...

Ел буе яратып башкарылган җырлар, тамашачы күңелен яулаган җырчылар, биючеләр, алып баручылар 12нче февраль кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә янәдән сынау тотты.

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Ике ел "онытылып" торган "Ел җыры" бәйгесен юксынучылар сусауларын басты: дүрт сәгать буе барган 36 чыгышны карап кинәнде. "Алтын граммофон"дагы кебек көтелмәгән сюрпризларга гаять бай, матур, төсле Җыр бәйрәме берәүне дә ялыктырмады. Тамашаның олы кунагы-күренекле якташыбыз, халык җырчысы, педагог, галим Миңгол Галиевча әйтсәк: "Хисләрен залга чын күңелдән җиткергән җырчыларның һәммәсенең үз йөзе, үз фикере, үз моңы бар. Сәнгатьне аңлаган кеше-халык күңелен аңлый дигән сүз." Ул Владимир авылы кызы Ольга Бачкованың акапеллага башкарган керәшен җырына югары бәя бирде, сәнгать юлында иҗади уңышлар теләде. Безнең кечкенә генә "ТАТМЕДИА" ААҖенең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалыннан биш хезмәткәрне сәхнәдә күрү күңелгә хуш килде. Хәбәрчебез Николай Михайлов үзе оештырган керәшен "Урагай" ансамбле белән менә ничә еллар инде тамашачылар күңелен яулавын дәвам итә. Әле узган ел ахырында гына "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясенең диктор-хәбәрчесе булып эшли башлаган һәм аның 10 еллыгына багышлап үткәрелгән "Хәзер җырлыйм" конкурсы аша сәхнәгә аяк баскан Эльвира Хәйруллинаның өченче санлы мәктәп укытучысы Фәнис Һадиуллин белән башкарган дуэты да ел табылдыгы булган. Директорыбыз Светлана Хановага үзен кайчандыр җыр һәм музыка серләренә өйрәткән балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, композитор һәм автор башкаручы Александр Штейнгауэрга шәкертләрчә һәм башиярләрчә олы рәхмәтләрен җиткерергә җай чыкты. Җирле телевидениедә "Һава торышы" программасын алып баручы Эльвира Әгъзамова "Радуга" бию коллективына (балалар сәнгать мәктәбе, җитәкчесе Роза Галкина) алкышлар давылы, овацияләр яңгыры, ә күңел түрләрендә һәрвакыт салават күпере балкуын теләде. Бүгенге көндә радиобызда "Яңа дулкын" тапшыруын алып баручы тынгысыз ветеран Галина Рылова "Непоседы" бию төркеменә (җитәкчесе Альбина Галимова) иң изге теләкләрен җиткерде, яңа җиңүләргә рухландырды. Талантларга бөтенләй көтелмәгән кешеләр тарафыннан бирелгән кызыклы бәяләр, аңлашулар, котлашулар тамашаны тагын да җанландырып җибәрде. Гафу: барысын да санап чыгып булмый. Кыскасы, олысы-кечесе үз күңеленә хуш килерлек чыгыш тапты. "Күргәнегезчә, Мамадыш җирлеге талантларга искиткеч бай. Үзешчән сәнгатькә игътибарны елдан-ел арттырабыз, мөмкинлекләрне тудырабыз, шөгыльләнегез генә!"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, кичәгә йомгак ясап. Биредә катнашучыларның җырларын төсле фонтаныбызга урнаштырырга дигән тәкъдим дә ясады. Әлеге кичтә 35 SMS-тавыш җыйган Лилия Хатыймова "Ел җыры" конкурсының җиңүчесе исемен яулады, символик сын һәм төп бүләккә лаек булды. Мәгълүм җырдагыча әйтсәк: "Кто с песней по жизни шагает, тот нигде и никогда не пропадет!" Җырлап яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев