Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ыгы-зыгылы ОДН

Гади халык теленә ОДН дип кереп калган гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр тирәсендә ыгы-зыгы сүрелергә дә өлгермәде, инде бу өлкәдә яңа үзгәрешләр кертелде. 1нче сентябрьдән ОДН өчен яңача түли башладык. Болар турында сөйләүне сорап без "Татэнергосбыт" ААҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү филиалының Мамадыш офисы начальнигы Иван ТЕЛЕШОВКА мөрәҗәгать иттек. -Элек ОДН электр...

Гади халык теленә ОДН дип кереп калган гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр тирәсендә ыгы-зыгы сүрелергә дә өлгермәде, инде бу өлкәдә яңа үзгәрешләр кертелде. 1нче сентябрьдән ОДН өчен яңача түли башладык. Болар турында сөйләүне сорап без "Татэнергосбыт" ААҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү филиалының Мамадыш офисы начальнигы Иван ТЕЛЕШОВКА мөрәҗәгать иттек.

-Элек ОДН электр энергиясен күпме тотуга карап бүленә иде. Ягъни, кеше фатирында электрдан күп файдаланган икән, гомумйорт ихтыяҗлары өчен дә күбрәк түли иде. Ә агымдагы елның 1нче сентябреннән, РФ Хөкүмәтенең 2011нче елның 6нчы маендагы 354нче санлы карары нигезендә, бу тәртип үзгәрде. Хәзер түләү күләме күпме энергия файдалануга түгел, фатирның мәйданына бәйле. ОДН өчен түләү күпфатирлы йортларда урнашкан барлык торак, файдаланылмый торган биналар һәм кибет мәйданнары арасында бүленә. Соңгыларына килгәндә, шәһәребездә сәүдә нокталары булган биш күпкатлы йорт бар. Алар гомумйорт исәпләү приборларына тоташтырылмаган булсалар да, ОДН өчен түлиячәкләр. Түләү тәртибенә килгәндә: мәсәлән, шәһәрнең Ленин урамындагы 74нче санлы йортның гомуми мәйданы 2038,8 квадрат метр. Сентябрь аенда ОДН биредә 487 киловатт/сәгать тәшкил итте. Мисалга 47 квадрат метр биләгән фатирны алыйк. Әлеге санны 2038,8гә бүләбез һәм 487гә тапкырлыйбыз. Нәтиҗәдә әлеге фатирга 11,25 киловатт сәгать электр энергиясе өчен түләргә туры киләчәк. Шул ук йорттагы бер бүлмәле фатирны алыйк. Мәйданы - 33,27 квадрат метр. ОДН=33,27/2038,8х487=7,95 кВт/сәг. Өч бүлмәле фатир: ОДН=62,35/2038,8х487=14,89 кВт/сәг. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә бер киловатт/сәгать электр энергиясенең бәясе 2 сум 57 тиен тәшкил итә. Тагын шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, фатирда ничә кеше яшәгәнлеге мөһим түгел хәзер.

-Гомумйорт хаҗәтләренә түләүне ничек киметергә мөмкин?

-Иң мөһиме фатирлардагы исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне һәр айның 23-25нче көннәрендә салдырырга кирәк. Бу яктан шәһәребезнең Совет урамындагы 37нче санлы йортны үрнәккә куярга мөмкин. Биредә үзвакытында түләү аркасында, җәй көне ОДН бер фатирга -0,5-0,8, кышын 1,5 киловатт/сәгатьтән артмый. Фатирлардагы счетчикларны подъездларга чыгару да нәтиҗәсез калмый.

-Газетабыз сайтында Альберт исемле укучыбызны: "Кеше ниндидер сәбәпләр аркасында (әйтик командировкага китә) фатирында бер-ике ай булмаска мөмкин. Бу очракта ул ОДНнан азат ителәме?"-дигән сорау борчый. Сәүдә нокталары турында да әйтеп узсагыз иде.

-Кызганычка каршы, 354нче карар нигезендә бу каралмаган. Әмма ул бу турыда алдан хәбәр итәргә тиеш. Күпфатирлы йортларда урнашкан сәүдә нокталарына килгәндә, алар аерым чыганактан энергия белән тәэмин ителәләр. Гомумйорт исәпләү приборларына тоташтырылмаган булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында эшчәнлек алып бармасалар да, алар ОДН түләүдән азат була алмыйлар.

-Тагын бер укучыбыз - Альбина түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итә: "Без подъездыбызга электр счетчигын гомуми файдаланудагы урыннарга урнаштыра алабызмы?"

-Урнаштырырга була, ләкин контроль сыйфатында гына. Коммерция (исәп-хисап) приборы булып ул, әгәр өйгә аерым линия кереп, гомумйорт ихтыяҗларын электр энергиясе белән тәэмин иткән очракта гына санала ала.

RS. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Электр энергиясенә кагылышлы сорауларга җавапларны газетабызның алдагы саннарында урнаштырачакбыз. Моның өчен сайтыбызга үзегезне кызыксындырган сорауларны кертегез.

Әңгәмәдәш Николай МИХАЙЛОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев