Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Яңарышка исең китәр

"Мамадыштагы көллият заман таләпләренә җавап бирерлек белгечләр әзерләячәк,"-диде министр Айрат Шәфигуллин. Минневәрис Мингалиев 87нче һөнәри көллияттә каникуллар башлануга ремонт эшләренә керешкәннәр иде. Биредә коридорлар, ишек-тәрәзәләр генә яңартылып калмый, һөнәрләргә өйрәтү сыйныфларына заманча җиһазлар да урнаштырыла. Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чәршәмбе көнне көллияттә булып, аларның барысы...

"Мамадыштагы көллият заман таләпләренә җавап бирерлек белгечләр әзерләячәк,"-диде министр Айрат Шәфигуллин. Минневәрис Мингалиев 87нче һөнәри көллияттә каникуллар башлануга ремонт эшләренә керешкәннәр иде. Биредә коридорлар, ишек-тәрәзәләр генә яңартылып калмый, һөнәрләргә өйрәтү сыйныфларына заманча җиһазлар да урнаштырыла. Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чәршәмбе көнне көллияттә булып, аларның барысы белән дә танышып чыкты. "Эшче һөнәрләргә укытырга хәзер республикабызда күп көч куела. Мамадыш үзе дә олы район. Янәшәсендә Алабуга, Менделеевск, Чаллы кебек олы шәһәрләр. Үзегезгә дә, аларга да эшче һөнәрләр бик кирәк. Шунлыктан Мамадышта аларны әзерләүне яңадан күтәрәбез. Техникум-көллиятләр бетергән кешеләргә эш табу җиңелрәк хәзер,"-диде ул. Көллияттә булганда аны яңа төр заманча җиһазлар белән комплектлау мәсьәләсен дә күтәрде һәм бу эшнең оештырылышы белән бөтен нечкәлекләренә кадәр кызыксынды. Булачак пешекчеләр өчен, мәсәлән, кафе-бар да җиһазлый башлаганнар. Эретеп ябыштыручылар әзерли торган класс компьютерлаштырылган. Һөнәргә өйрәтү мастеры Шәүкәт Саттаров җитәкчелегендә укучылар тимер-томырдан үз куллары белән җыйган, зәңгәр ягулыкта эшләүче трактор аеруча кызыксындыру уятты анда. Мәшгульллек үзәге аша хәзергә укытылмый торган һөнәрләр буенча да курслар оештырылырга мөмкинлеген искәртеп, көллият директоры Николай Егоровка төрле һөнәрләр буенча программаларны алдан әзерләп куярга киңәш итте. Саба районындагы һөнәри белем бирү учреждениесе хуҗалыкларның инвесторлары белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә икән. Инвесторлар кыр эшләре беткәч яңа техникаларын кышкы саклауга алып килеп куялар, ә укучылар аларда күнекмәләр уза. Алга таба һөнәрләрнең нигезләрен мәктәпләрдә үк өйрәнә башлаячакларын да искәртте олы кунак. Министр район мәшгульлек үзәгенең яңа бинасы белән дә танышты. "Эш сорап килгән кешене кабул итә белергә дә, аңа компьютер аша эш сайларга булышырга да, яңа һөнәрләргә укытуын оештырырга да кирәк,"-диде ул. Бинаның эшләнеше дә, тирә-юненең төзеклеге дә күңеленә хуш килде. Аннан Айрат Шәфигуллин Шәдче картлар йортына юнәлде.

Мәшгульлек үзәгенең яңа бинасы янындагы гүзәллек министрга ошады. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X