Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Яңа рәис–яңа сулыш

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең унөченче съезды йомгаклары белән таныштыруын үтенеп партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рәшидә Филипповага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Рәшидә Зиннәтовна, әлеге съездны чын мәгънәсендә тарихи булды, партия тормышына зур үзгәрешләр кертте, диләр. Бу нәрсәләрдә чагыла? -Партиягә яңа рәис булып Дмитрий Медведев килде. Аның тәкъдиме...

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең унөченче съезды йомгаклары белән таныштыруын үтенеп партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рәшидә Филипповага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Рәшидә Зиннәтовна, әлеге съездны чын мәгънәсендә тарихи булды, партия тормышына зур үзгәрешләр кертте, диләр. Бу нәрсәләрдә чагыла? -Партиягә яңа рәис булып Дмитрий Медведев килде. Аның тәкъдиме белән "Бердәм Россия" Уставына шактый гына үзгәрешләр кертелде. Алар партия төзелешенә, җитәкче органнарга сайлаулар процедурасын демократияләштерүгә кагыла. Ел саен партиянең җитәкче органнары 10 процентка яңартылып торачак һәм биш ел эчендә яртылаш үзгәреш кичерәчәк. Партия вазыйфалары да үзгәрә. Элек региональ политсовет секретаре, дип аталса, хәзер партиянең региональ бүлекчәсе секретаре дип кенә йөртеләчәк. Бу җирле һәм башлангыч бүлекчәләргә дә кагыла. Җитәкче органнарның вәкаләт сроклары 5 елга кадәр озайтылды. Моңарчы җирле бүлекчәләрнең җитәкче һәм контроль-ревизия органнары-ике, башлангыч бүлекчәләрнеке бер елга сайлана иде. Партиянең барлык дәрәҗәдәге органнары секретарьлары хәзер альтернатив тәртиптә, конференцияләрдә һәм җыелышларда сайлап куелачак. Бер үк зат хәзер ике сроктан артык сайлана алмый. -Партиянең башлангыч оешмаларына кагылган үзгәрешләргә киңрәк тукталсагыз иде. -Съезд тарафыннан башлангыч оешмаларның ролен көчәйтүче карарлар да кабул ителде. Генераль Советта башлангыч бүлекчәләр вәкилләренең саны 20 процентка җиткерелде. Ягъни, Генсоветтагы 170 кешенең 46сы "урыннардан" булачак. Региональ һәм җирле Политсоветларда-30 процентка кадәр. Башлангыч оешмаларның гомуми җыелышлары хәзер кварталга бер тапкырдан да кимрәк җыелырга тиеш түгел. Партия членнары 50 кешегә кадәр булган башлангыч оешмаларда җитәкче орган булып гомуми җыелыш һәм башлангыч бүлекчә секретаре исәпләнә. Ә 50 кешедән күбрәк булганда-бу исемлеккә башлангыч бүлекчә советы да өстәлә. Аның утырышларын уздыру сроклары да үзгәрде. Элек аны айга бер тапкырдан да кимрәк үткәрергә ярамый иде. Хәзер "айга бер тапкыр үткәрелә, әмма кварталга бер тапкырдан да ким түгел". -Партиянең Мәскәүдәге югары органнары составында Татарстан вәкилләре бармы соң? -Югары Составында-республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов. Партиянең яңа Генераль советына-Татарстан Дәүләт Советы рәисе, партиянең региональ бүлекчәсе секретаре Фәрид Мөхәммәтшин, Чирмешән муниципаль районы Лашман авыл җирлеге башлыгы, партиянең башлангыч оешмасы секретаре Равкать Фәттәхов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кертелделәр. Үзәк контроль-ревизия комиссиясе составына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Владимир Кондратов сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X