Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Яңа ел бүләге

Районыбызның Бөрсет-Сукачы авылы халкы яңа елны яңа шатлыклар белән каршылый. Кичә авылда өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Бөрсет-Сукачы 2012 ел башында көтмәгәндә медпунктсыз, клубсыз һәм мәктәпсез кала. Кинәт чыккан янгында өч учреждениене үз эченә алган бина көлгә әйләнә. Чарасызлыкта калган халыкны сөендерер кеше табыла. Авылдашлары, Яр Чаллы шәһәрендәге "Камилла"...

Районыбызның Бөрсет-Сукачы авылы халкы яңа елны яңа шатлыклар белән каршылый. Кичә авылда өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Бөрсет-Сукачы 2012 ел башында көтмәгәндә медпунктсыз, клубсыз һәм мәктәпсез кала. Кинәт чыккан янгында өч учреждениене үз эченә алган бина көлгә әйләнә. Чарасызлыкта калган халыкны сөендерер кеше табыла. Авылдашлары, Яр Чаллы шәһәрендәге "Камилла" ҖЧҖнең финанс директоры Равия Диярова фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзүдә ярдәм тәкъдим итә. Һәм менә ул, өр-яңа, мәһабәт бина сафка да бастырыла. Узып баручы елның соңгы җомгасында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына бөтен Бөрсет-Сукачы халкы җыелды. Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев Равия ханымга чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. "Сезнең кебек олы йөрәкле, киң күңелле якташларыбыз булуы белән без чын күңелдән горурланабыз",- диде район җитәкчесе һәм аңа "Ел хәйриячесе" исеме бирелүен хәбәр итте. Ә Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов Равия Диярованы "Бөрсет-Сукачы авылының Мактаулы гражданины" исеме бирелү белән котлады. Кадерле кунак үзе дә мондый хөрмәтләүләргә каршы җавап сүзе белән чыкты. Авылдашларын яңа биналы булулары белән тәбрикләгәннән соң, һәркайсына яңа ел күчтәнәчләре өләште һәм киләчәктә мәктәп төзүгә дә ярдәм итәргә ниятләвен әйтте.

Район башлыгы, баш табиб, иганәче тантаналы шартларда ал тасманы кискәннән соң, бөтен халык, яңа медпункт белән танышу өчен, эчкә узды. Барысы да игелекле якташларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Район җитәкчелеге алга таба эш сәфәре белән Усали авылына юл тотты. Монда да җирле халыкка яңа ел бүләге әзерләгәннәр. Озак еллар ябылып торган табиблык амбулаториясе бинасында капиталь ремонт ясаганнар. Ә бу еллар эчендә медицина хезмәткәрләре авыруларны күршедәге кечкенә генә бина эчендә кабул иткәннәр. Элекке хастаханә бинасы бүген заманча йөз алган. Дөрес, бинаның әле тагын берничә бүлмәсе төзекләндерелмәгән. Тик анысын да озак көтәргә калмас. Анатолий Иванов яңа елга чыккач, бу эшләрне ахырына җиткерергә кирәклеген ассызыклады. Яңартылган амбулатория авыруларны кабул итәргә тулысынча әзер: яңа медицина җайланмалары, җихазлар кайтартылган, көндезге стационар өчен алты урын әзерләнгән. Медицина хезмәткәрләре һәм төзекләндерелгән амбулатория белән танышырга килгән ветераннар район һәм үзәк хастаханә җитәкчелегенә, ремонт үткәргән "Мамадыштөзү" ЯАҖ коллективына зур рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X