Нократ

Вәгъдә иман

Омар мәктәбендә баручы капиталь ремонт эшләреннән мөгаллимнәр үзләре дә читтә калмый. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ "1нче сентябрьгә мәктәптә ремонтны төгәллибез,"-дип кат-кат кабатлады Омар мәктәбе директоры Алмаз Мусин. Республика программасы нигезендә быел анда капиталь ремонт үткәрелә. 467 балага исәпләп 1981нче елны сафка бастырылган белем йорты өч катлы иде. Быел укырга 43 бала киләчәк....

Омар мәктәбендә баручы капиталь ремонт эшләреннән мөгаллимнәр үзләре дә читтә калмый. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ "1нче сентябрьгә мәктәптә ремонтны төгәллибез,"-дип кат-кат кабатлады Омар мәктәбе директоры Алмаз Мусин. Республика программасы нигезендә быел анда капиталь ремонт үткәрелә. 467 балага исәпләп 1981нче елны сафка бастырылган белем йорты өч катлы иде. Быел укырга 43 бала киләчәк. Беренче сыйныфка өчәү керә. Укыту процессы өчен ул кадәр зур мәйданнар кирәк тә түгел хәзер. Бүлмәләр буш торса да, кыш аларны җылытырга да кирәк бит. Ягулык чыгымнарын экономияләү өчен, мәктәпнең өченче катын сүтеп алганнар. Түбәне дулкынлы калай белән япканнар. "Эчке ремонт эшләре нигездә августта гына башланды,"-ди директор. Николай Тарасов җитәкчелегендәге җәмгыять җылылык системасын алыштырган. Подвалдагы эшләрне генә бетерәселәре калган. Барлык ишекләрне дә яңартып чыкканнар. Алар чыршы тактасыннан ясалганнар. Тәрәзәләр дә алыштырыла. Эшләрне тизләтү максатыннан, директор Мамадыштан пыялаларны үзенең "Газель" машинасы белән ташый. Тәрәзәләр, гомумән, бик күп эшләр белән Мамадыш коммуналь хезмәтләр җәмгыяте эшчеләре шөгыльләнә. Төзелеш калдыкларын да алар чыгарачаклар. Көн саен Мамадыштан ремонтка берничә бригада-барысы егермедән артык эшче килә. Аларны мәктәп ашханәсендә ике тапкыр ашату оештырылган. "Омар Мамадыштан ераграк урнашканлыктан, асфальт та кермәгәч, бригадалар табу авыррак булды. Ремонт тизрәк бетәсе иде,"-ди Алмаз Мусин. Ремонт эшләрендә, ике сменага бүленеп, укытучылар, техник хезмәткәрләр дә катнаша. "Үзебезнең мәктәп. Тизрәк бетерәсе иде,"-дип эшлиләр алар. Түшәмнәрне, стеналарны, парталарны буйыйлар. Ремонтка ун миллион сумга якын акча каралган булган. Кабат өстәмә эшләргә дә акча бүлгәннәр. Икенче катның коридорын бүлеп, өч сыйныф бүлмәсе ясаганнар. Идәннәргә яңа линолеумнар җәеләчәк. Мең квадрат метрга якын кирәк булачак ул. Зур эшләр башкарылган Омар мәктәбендә. Белем учреждениесе бүген "яшәреп" киткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 ноября 2017 в 13:59
    Дочь Данира Сабирова стала участницей проекта "Лучше всех" на первом канале
  • 21 ноября 2017 в 13:06
    Миллионному гранту нашли применение в селе Мамадышского района
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    куплю-продам ПРОДАМ цемент, брусчатка, блоки, кирпич, кольца, крышки, песок, ПГС. Доставка. Тел.: 8-960-088-70-07 УСЛУГИ ремонт стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 бурение скважин.Тел.: 8-987-002-94-03