Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Төзелешләргә юл ачыла

Миниципаль район Советының егерме беренче утырышы көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелгән иде. Оештыру мәсьәләләре дә, төбәгебез тормышында хәл иткеч рольне уйнаучы программаларның үтәлеше дә тикшерелде анда. Муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Юрий Ивановның вазыйфаларыннан азат итүен сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде. "Әтием эшен дәвам иттерергә, Кама урманнарының данын...

Миниципаль район Советының егерме беренче утырышы көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелгән иде. Оештыру мәсьәләләре дә, төбәгебез тормышында хәл иткеч рольне уйнаучы программаларның үтәлеше дә тикшерелде анда. Муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Юрий Ивановның вазыйфаларыннан азат итүен сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде. "Әтием эшен дәвам иттерергә, Кама урманнарының данын яңадан күтәрергә кайтам,"-диде ул. Аның урынына депутатлар бертавыштан моңарчы "Тәкәнеш" агрофирмасы генераль директоры, "Вамин-Татарстан" ААҖ генераль директоры урынбасары булып эшләгән Алмаз Хисаметдиновны сайлап куйдылар. Аннан узган елгы район бюджетының үтәлеше тикшерелде, контроль-хисап палатасы эшчәнлегенә бәя бирелде. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү, шәһәребездә һәм авылларда бара торган төзелешләр, яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре дә депутатларның игътибар үзәгендә булды. Төбәгебезнең киләчәген билгели торган тагын бер тарихи вакыйга-муниципаль районыбызның территориаль планлаштыру схемасы расланды. Ул торак пунктларда киләчәктә халыкка җир кишәрлекләре бүлү, торак төзелеше алып бару, башка объектлар салу өчен дә кирәк. Шунсыз берсен дә законлаштырып булмаячак иде. Утырышны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев