Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тәвәкәлләр машина ота

Бәхет ишелеп төште, дип юкка гына сөйләшмиләрдер. Түбән Козгынчы авылында яшәүче Рәхимҗановлар гаиләсенә дә көтмәгәндә олы сөенеч килде. "Узган ел 30нчы декабрь көнне "Россельхозбанк"ка кредит түләргә баргач, "Вклад ач та, сюрприз от,"-дигән акция күрдек. Бераз акча бар иде, салып карыйк әле, дидек. 10нчы февральдә "УАЗ-Патриот" машинасы отуыбыз турында хәбәр җибәрделәр....

Бәхет ишелеп төште, дип юкка гына сөйләшмиләрдер. Түбән Козгынчы авылында яшәүче Рәхимҗановлар гаиләсенә дә көтмәгәндә олы сөенеч килде.
"Узган ел 30нчы декабрь көнне "Россельхозбанк"ка кредит түләргә баргач, "Вклад ач та, сюрприз от,"-дигән акция күрдек. Бераз акча бар иде, салып карыйк әле, дидек. 10нчы февральдә "УАЗ-Патриот" машинасы отуыбыз турында хәбәр җибәрделәр. Башта ышанып бетмәдек. Аннан Мәскәүдән шалтыраттылар,"-дип сөйләде хуҗабикә Тәнзилә Рәхимҗанова. Гаиләнең машина отуын очраклылык дип кенә карарга кирәкмидер. Фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә ул. Газинур Рәхимҗанов - чирек гасыр "Чулпан" күмәк хуҗалыгында умартачы булып эшләгән кеше. Зәйдә урман хуҗалыгы директоры булып эшләүче абыйсы Мулланур чакыруы буенча барып, дүрт ел умарталык оештырырга ярдәм итеп кайткан. Аннан кайткач, үз умарталыгын оештырган. Өендә тоткан 20-30 баш умартадан башлаган ул эшмәкәрлеген. "Россельхозбанк" кредитына сатып та алган. Умарталык ачарга урманнан җир бирмәгәч, башта үзләренең унике гектар пай җирләрен рәсмиләштерәләр. Анда люцерна, костер, бөртекле культуралар чәчәләр, умарталыкларын да урнаштыралар. Умарталарының баш санын 130га җиткерәләр. Эшли белгән кешегә кортлар бал табышын җыя ул. Былтыр тонна ярым бал суыртып алганнар.
-Хәзер кәрәзле бал сораучылар күп. Күбрәк рамлы бал да сатабыз,-ди Газинур. Баштарак корт пакеты да саткалаганнар. Хәзер аларга сорау кимегән. Кыш көне үз мастерскойларында улы Салават белән умарталар, рамнар ясыйлар. Былтыр, ниһаять, урманнан арендага умарталык өчен җир дә биргәннәр.
Өйләрендә күпләп маллар да асрыйлар. "Элек үгезләр тоткан идек. Хәзер тана бозаулар асрауга күчтек,"-ди Тәнзилә. Өй, маллар аның җилкәсендә. Ел саен биш-җиде баш сугымлык мал үстерәләр. Тәнзилә социаль хезмәткәр булып та эшли, авыл әбиләренә ярдәм итә.
Трактор алганда "Россельхозбанк"тан 180 мең сум кредит рәсмиләштергән булганнар. Декабрь ахырында шул кредитларын түләлргә барганнар икән. Россиядән барысы биш кеше откан машинаны. Дөньясы ялганчылар белән тулса да, бөтен җирдә дә алдамыйлар, димәк. Рәхимҗановлар сюрприз машинаны алып та кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев