Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тургай моңы астында

Хезмәткә чын күңелдән бирелгән кешене сөендерү өчен, күп нәрсә эшләргә кирәк түгел икән. Булышырга, көчеңнән килмәсә, аның кәефен кырмау өчен, һич югы аяк чалмаска кирәк. Николай Михайлов "Трудовик" җәмгыяте басуларында бер караңгыдан икенчесенә чаклы маңгай тирләрен түгеп, иртәнге якта тургай моңы астында, көн дәвамында җылы кояш нурлары назында киләсе ел...

Хезмәткә чын күңелдән бирелгән кешене сөендерү өчен, күп нәрсә эшләргә кирәк түгел икән. Булышырга, көчеңнән килмәсә, аның кәефен кырмау өчен, һич югы аяк чалмаска кирәк. Николай Михайлов "Трудовик" җәмгыяте басуларында бер караңгыдан икенчесенә чаклы маңгай тирләрен түгеп, иртәнге якта тургай моңы астында, көн дәвамында җылы кояш нурлары назында киләсе ел уңышына нигез салучы игенчеләр белән күрешеп сөйләшкәннән соң да әлеге хакыйкать белән очрашырга насыйп булды. Чәчүчеләр, дым каплатучылар, , катоклаучылар, культивацияләүчеләр, басуларга орлык һәм ашлама чыгаручыларның кайсы белән генә әңгәмә корма, берсенең дә авызыннан моң-зар ишетмәдем. Алар иртә язгы культураларны 9нчы майга чәчеп бетерү өчен бөтен булган тәҗрибәләрен, уңганлыкларын эшкә җигәләр. Барлыгы 4 мең гектар мәйданда яңа уңышка нигез салу бурычы тора алар каршында. Әлеге мәйданнарның 1650 гектарын - язгы бодай, 1100ен - арпа, 500ен солы, калганнарын тары, карабодай, азык һәм башка культуралар биләячәк. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, җиргә бары тик югары репродукцияле, элиталы орлыклар гына күмдерелә. Быел, мәсәлән, солының өч яңа "Рысак", "Дерби", "Конкур" сортлары игеләчәк. Чәчүлек материалга килгәндә, аларның үз җирләреннән тыш, тагын 3000 гектарга җитәрлек запаслары бар икән әле. Аны сатып, акча эшлиләр алар. Күпъеллык үләннәрне яңарту өстендә дә җитди шөгыльләнәләр. Язгы кампанияне комплекслы алып бару нәтиҗәсендә чәчүчеләр югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешәләр дә инде. Орлык та, минераль ашламалар да (алар бер гектарга 100 килограмм исәбеннән кертелә) үзвакытында килеп җитә. Теге яки бу агрегат, яки техника көйсезләнә икән, тиешле запас частьлар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар тумый. Әнә шундый оешканлык көн саен 250 гектарга якын мәйданда чәчү уздырырга мөмкинлек бирә. Чәчүгә тотынганчы дым каплатуны да ун агрегат кыска срокларда башкарып чыккан. Ә яңа уңышка нигез салуда Николай Игнатьев, Александр Журавлев, Наил Халитов, Александр Коновалов, Илгиз Низаметдинов, Ренат Хуҗиәхмәтов агрегатлары нәтиҗәле эшли. Аеруча беренчесен мактап телгә алды хуҗалык җитәкчесе. Заманында "Яңалык" колхозында бөтен гомерен механизаторлыкка багышлаган Василий Игнатьевның өч улы да язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйлиләр. Иван, Петр һәм Николай, яшьтәшләре кебек, бәхет эзләп читкә чыгып китмиләр. Авыл хуҗалыгында төрле экспериментлар үткәрү генә аларны туган туфракларыннан аера. Алар өчесе дә Мамадышка килеп төпләнәләр. Николай "Мамадыш" совхозында эшли башлый. Биредә ул үзенең гомерлек бәхетен дә таба. Тормыш иптәше Ләйлә аның - сөңгән хатыны, 15 яшьлек кызлары Регина белән 4 яшьлек Илдарның яраткан әниләре. Кызганычка каршы, совхоз инвесторлар кулына күчкәч, биредәге кытыршылыклар күп кенә механизаторларны башка урыннарда эш эзләргә мәҗбүр итә. Язмам герое озаку уйлап тормый, яңа гына оешкан "Трудовик" җәмгыятенә килә. Беренче көннәрдән үк ул җитәкчеләрнең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. Аңа өр-яңа "МТЗ - 1221" көпчәкле тракторы ышанып тапшыралар. Быел сигезенче сезонын эшләсә дә, техникасы һаман да "яшь" әле аның. Ә бит ел дәвамында шактый эшләр башкарырга туры килә үзенә. Быел 500 гектар мәйданда дым каплаткан. Көн саен 70 гектарга якын мәйданда чәчү үткәрә. Кышын да тик ятмый Николай. Тракторына хезмәт фронты булмаса, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда катнашкан. Бер "ДТ - 75" тракторына капиталь ремонт үткәргән . Әлеге "корыч айгыр" бүген хуҗалык кырларын иңли. Аның белән сөйләшүебез вакытында әңгәмәдәшемнең авыл хуҗалыгы белән арасын өзмәгәненә үкенмәве аңлашылды. Ул зур акча артыннан да кумый, дәрәҗә яулар өчен дә тырышмый. Иртән торып тракторы янына бар, җитәкчесе ни кушса, шуны карусыз, җиренә җиткереп башкара. Ул үзенең бурычы итеп җирдә иген үстерү саный. Бары шулай гына эшеннән тәм таба. - Чия башыннан киткәч тә тормышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләгәнгә үкенмим, - ди ул. - Күңелем белән яратам мин җирдә хезмәт куярга. Шәһәрдә дә эшләргә мөмкинлек бар иде, ләкин кала тормышы ничектер ят тоелды. Николай, аның иптәшләре, норма үтәлде, бүгенгә җитте, дигән гайбәрәне инде күптәннән онытканнар. Чөнки алар һәр карыш җирнең күпме хезмәт хакы бирәчәген белеп торалар. Язгы кыр эшләре чорында ул 20-30 мең сумнан да ким булмас дип көтелә. Кышкы айларда да җәмгыять механизаторлары гаилә бюджетларын 8-10 мең сумга тулыландырып торалар. Шунысы сөенечле, аны бирүдә тоткарлыкның булганы юк. Инде март аен каплаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев