Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Төштәге рас килә

Яңа йортлар гына түгел, терлекчелек биналары да файдалануга тапшырыла башлады районыбызда. Җитәкчесе Фәрхат Гаяновның тырышлыгы белән, "Трудовик" хуҗалыгы орлык үрчетү белән шөгыльләнә башлады һәм матур гына күрсәткечләргә ирешә. Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясенә дә керделәр, басуларында сынау максатыннан төрле сортлар һәм культуралар үстерелә башлады. Хәзер инде хуҗалык "Трудовик-орлык" агрофирмасы дип атала....

Яңа йортлар гына түгел, терлекчелек биналары да файдалануга тапшырыла башлады районыбызда.
Җитәкчесе Фәрхат Гаяновның тырышлыгы белән, "Трудовик" хуҗалыгы орлык үрчетү белән шөгыльләнә башлады һәм матур гына күрсәткечләргә ирешә. Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясенә дә керделәр, басуларында сынау максатыннан төрле сортлар һәм культуралар үстерелә башлады. Хәзер инде хуҗалык "Трудовик-орлык" агрофирмасы дип атала. Ул районыбызны гына түгел, республиканы да югары репродукцияле орлыклар белән тәэмин итә.
-Ел саен мең тоннадан артык орлык сатабыз. Игенчелек 30 процент рентабльлелек белән бара. Игенчелектән кергән табышны терлекчелек "ашап бетереп" бара торган иде. Түбән Ушмада Рифат Мәхмүтовичның комплексында булганда терлекчелекне болай да оештырып була икән, дип карап йөрдем һәм үзебездә дә аңа ныклап тотынырга булдым. Комплекстагы бер корпуска реконструкция башларга җыенгач та, киңәшергә Рифат Мәхмүтовичның үзен чакырдым. Киңәшләрен бирде, рәхмәт аңа, - ди җәмгыятьнең генераль директоры Фәрхәт Гаянов. Реконструкция эшләрен башлап җибәрүләренә ярты ел да юк икән әле. Ә ул инде тулысынча әзер. Маллар урнаштырыла башлаган. Башта тиресен чыгарганнар. 400 "КамАЗ" тирес түгелгән аннан. Төзүчеләр белән җитәкчелек иткән Назыйм Сафин сүзләренә караганда, элекке бинаның стеналары гына калган. Тәрәзәләрен ачыла торган итеп эшләгәннәр. Җаһазларны Ижау фирмасы алып килеп урнаштырган. Хәзер анда 450 баш сыер тотып була. Савым урыннары корпусның уртасына көйләнгән. Тирес Түбән Ушма комплексындагы кебек сыек хәлгә китерелә. Аларны басуларга махсус сыемлы машина чыгарачак.
-Без гадәттә йортлар, социаль объектлар ачабыз. Республикада сыер абзарларын, сенаж базларын ремонтлау буенча да программалар эшли башлады. Быел "Усалиагрохимсервис"та һәм менә "Трудовик"та берәр корпуска реконструкция ясап барыбызны да сөендерделәр. Сөт җитештерүдә республикада беренче урынга нигездә Рифат Мәхмүтовның тырышлыгы белән чыккан идек. Башка хуҗалыкларыбызның да терлекчелекне күтәрүгә алынулары бик сөенечле. Фермаларыбызда да кул хезмәтенең өлеше акрынлап кими бара, - диде әлеге корпусны файдалануга тапшыруда катнашкан муниципаль районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Реконструкция эшләре уналты миллион сумга төшкән. Республика программасында катнашкан өчен өч миллион йөз мең сумы кире кайткан. Җиһазлар алган өчен дә ике миллион сумга якын субсидия килгән.
-Төш күргән идем. Имеш, бөтен корпуслар да маллар, сенаж белән тулган икән. Терлекчеләр "танкер" тулды, сөт салырга тагын савыт кирәк, диләр. Бүген 240 савым сыерыбыз бар. Саннарын арттырачакбыз. Быел кыш ук көн саен өчәр тонна сөт җитештерә башларга исәп. Икече корпуска да бәлки реконструкция үткәрә алырбыз, - дип Фәрхәт Рәфгатович планнары белән дә уртаклашып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев