Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тәнкыйть кирәкле шәйдер

"Философлар юкка гына: "Битие определяет сознание,"-димәгән. Президентның атналык киңәшмәләрдәге тәнкыйтеннән соң ике атнада барлык проблемалы аспектлар буенча да артта калуны туктата һәм алга җибәрә алдык,"-диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, мәгълүм фразаны үзенчә үзгәртеп шаяртып. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә эшлекле сөйләшү...

"Философлар юкка гына: "Битие определяет сознание,"-димәгән. Президентның атналык киңәшмәләрдәге тәнкыйтеннән соң ике атнада барлык проблемалы аспектлар буенча да артта калуны туктата һәм алга җибәрә алдык,"-диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, мәгълүм фразаны үзенчә үзгәртеп шаяртып.

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә эшлекле сөйләшү узган шимбәдә дә дәвам итте. Министр башкарылган эшкә документацияне дә үзвакытында тапшыруның, мәгълүмат ресурсларына кертүнең әһәмиятен аңлатты. Алайса эш тәмамланмаган санала. Президент: "Графиктан артта калмау-иң мөһиме, андыйларга шунда ук кызыл ут кабызырга кирәк!"-ди. Авылларда иң мөһим объектлар булган ФАПларның ремонтын югары сыйфатлы итәргә, аларны тантаналы ачу церемониясен халыкны җыеп, матур итеп оештырырга, кушты. Социаль учреждениеләргә җылылык бирүне тиз арада хәл итү зарур. Әлеге мәсьәлә буенча «Твиттер» аша мөрәҗәгатьләр күп булуын әйтте. "Халык контроле" сервисына кергән мөрәҗәгатьләргә кичекмәстән җавап бирүче, аларның үтәлешен контрольдә тотучы эшче төркем төзүне 3-4 көн эчендә тормышка ашыруны Рөстәм Миңнеханов Премьерга йөкләде. Муниципаль берлек башлыклары белән әлеге система эшенең нәтиҗәләре ай саен каралачак. «Халык контроле»-үзенчәлекле кайнар линия, әлеге сервиска гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр оператив каралырга тиеш. Кайнар гаризалар безнең тиз реакция ясавыбызны таләп итә. Ә калган мәсьәләләр җитдирәк проблемалар реестрына теркәлер,"-диде. Үзара электрон аралашу системасының эшебезне күпкә җиңеләйтәчәген билгеләп үтте. «Татмедиа» ААҖенә халыкка тәфсилләп аңлату эшен йөкләде. "Без үзебезнең, үзебезгә буйсынганнарның, халыкның фикерләү рәвешен үзгәртергә тиеш. Бу модага иярү түгел. Һәркем өчен уңайлы булсын. Халыкка хезмәт күрсәтүчеләрнең эшен төгәл үтәргә этәрәчәк. Системада катгый регламентлар автомат сыман эшләргә тиеш. Бу бик кирәкле эш",-дип ассызыклады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов районыбыздагы хәлләрнең торышына анализ ясады. Шәһәребездәге алты йортка 14602 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Яңа күлмәк кигән Красная Горка, Түбән Сон, Омар, Олыяз уку йортларын хәзер танымассың да. Әлеге программа алга таба да дәвам итәчәк. Усали амбулаториясен төзү уңышлы бара, тиздән Тәкәнешнекенә дә тотыначаклар. Шәһәребезнең Давыдов, "Мамадыш" совхозындагы Үзәк һәм Мәктәп урамнарындагы төзелешләр дә ай үсәсен көн үсә. Үзәк урамдагы алты йорт янын уртак проект ясап бизәү эшенә керешергә дә вакыт җитте.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев