Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тагын ярминкә була

Усали икътисади зонасы авыл җирлекләре үткәргән чираттагы ярминкә ассортиментның байлыгы белән аерылып торды. Бу юлы ит һәм сөт продуктлары аеруча күп иде. Ярминкәнең сәгать 8дә генә башланасы хәбәр ителсә дә, гадәттәгечә, шәһәр халкы сәүдә рәтләрен бер сәгать алдан ук сырып алды. Яке авыл җирлеге хезмәтчәннәре күп итеп алып килгән пороглар,...

Усали икътисади зонасы авыл җирлекләре үткәргән чираттагы ярминкә ассортиментның байлыгы белән аерылып торды.
Бу юлы ит һәм сөт продуктлары аеруча күп иде. Ярминкәнең сәгать 8дә генә башланасы хәбәр ителсә дә, гадәттәгечә, шәһәр халкы сәүдә рәтләрен бер сәгать алдан ук сырып алды. Яке авыл җирлеге хезмәтчәннәре күп итеп алып килгән пороглар, тозланган һәм маринадланган гөмбәләргә дә сорау зур булды. Мамадыш урманчылары халыкка тәкъдим итәргә чыршылар да алып чыкканнар иде.
Аларны да бик тиз алып бетерделәр.
Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов ярминкә белән танышканда шәһәрдәшләребез белән сөйләшкәннән соң: "Графикта булмаса да, 27нче декабрь көнне-бәйрәм алдыннан тагын бер ярминкә үткәрәбез,"-диде.
Музыкаль программада халыкны Кыш бабай белән Кар кызы да котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X