Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тагын җәй ялгыша

Быел табигать тагын пошаманга салды. Май ае башыннан, өч атна буе, җирнең яңгыр күргәне булмады. Халыкны: "Быел да корылык булыр микәнни?" - дигән пошаманга төшереп, юл кырыйларындагы, тау битләрендәге чирәмнәр саргая, җир яргалана башлаган иде инде. Дүшәмбе көнне төштән соң, шифалы тамчылары белән җирне коендырып, йөрәкләргә өмет өстәп, яңгыр коеп...

Быел табигать тагын пошаманга салды. Май ае башыннан, өч атна буе, җирнең яңгыр күргәне булмады. Халыкны: "Быел да корылык булыр микәнни?" - дигән пошаманга төшереп, юл кырыйларындагы, тау битләрендәге чирәмнәр саргая, җир яргалана башлаган иде инде.
Дүшәмбе көнне төштән соң, шифалы тамчылары белән җирне коендырып, йөрәкләргә өмет өстәп, яңгыр коеп узды. Шулай да, өч атна буе торган кызу һава эссез узмады. Басулардагы күпьеллыклар астагы язгы дым белән кисәк күтәрелеп киттеләр һәм алар гадәттәгедән атна-ун көнгә тизрәк өлгерделәр. Быел Сабан туе алдыннан ук яшел уракка керешү мөмкинлеге туды. Шуңа күрә, терлек азыгы хәзерләү техникасының әзерлеген тикшерүгә багышланган район семинарын бу атнаның дүшәмбесендә үк үткәрделәр. Узган ел ул 6нчы июньдә уздырылган иде. Ике ел рәттән районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләренә үзенең әзерлеген беренче булып "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте күрсәтте. Хуҗалыкта козлятникны һәм төрле кыргый дару үләннәрен бозаулар өчен бәйләп киптерә башлаганнар инде. Малларны абзарлардан кигәвенгә каршы эшкәртеп чыгаралар, тояк авыруларына каршы ванналар ясап куйганнар. Семинарда катнашкан муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та, җитәкчеләр һәм белгечләр дә: "Хуҗалык яшел уракны башлап җибәрергә әзер," - дип таптылар. Халык сынамышлары быел да елның җиңел генә булмасын күрсәтә. Мондый кызу һава дәвам итсә, үләннең үскәнен дә өтәли башлаячак. Районыбыз башлыгы җитәкчеләр алдына халыкны кышлык терлек азыгы белән беренче чиратта тәэмин итү бурычын куйды.
НАил Низамов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты:
-Хәзергә куркыныч нәрсә күрмим әле. Җирдә дым бар иде. Май башында 6 миллиметр яуды, дүшәмбе көнне көндез 9, төнлә - 6 миллиметр төште. Тагын бер-ике көн яуса, айлык норманы - 38-40 миллиметрны тутырачак. Ә һава температурасы, дөрестә дә, нормадагыдан югарырак.
Шаһинур Сәләхиев, "Нократ" агрофирмасы баш агрономы:
-Сишәмбе көнне Казанга барган идек. Яңгыр ярты юлга кадәр яуган, арырак-юк. Бездә дә Келәүш ягында бик аз гына яуды. Июнь ае быел корырак, көз - яңгырлы булыр, диләр. Бөтен өмет - кукурузда. Әйбәт кенә тишелеп чыктылар.
Хәлим Сәләхов, "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы:
-Июньнең беренче бишкөнлеге эссе була, сабантуйда яңгыр көтелә. Печән өстендә явымсыз булса да, артык кыздырмаячак. Быел игеннәр дә тизрәк өлгерәчәк - эссе һавада үсемлекләрнең фазалары тизрәк уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев