Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тагын утларга салды

"Утыртырга бәрәңгебез калмады. Кайдан сатып алырга икән? Базарга баргач, бер килограммы кырык сум, диләр. Егылып китә язладык," - дип шалтыратты Мамадышта яшәүче Галиябану апа Мисбахова. Редакциябезгә мондый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды. Халык үтенече буенча без "Россельхозцентр" бүлеге (элекке орлыкчылык инспекциясе) җитәкчесе Хәлим Сәләхов белән элемтәгә кердек һәм кешене...

"Утыртырга бәрәңгебез калмады. Кайдан сатып алырга икән? Базарга баргач, бер килограммы кырык сум, диләр. Егылып китә язладык," - дип шалтыратты Мамадышта яшәүче Галиябану апа Мисбахова. Редакциябезгә мондый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды. Халык үтенече буенча без "Россельхозцентр" бүлеге (элекке орлыкчылык инспекциясе) җитәкчесе Хәлим Сәләхов белән элемтәгә кердек һәм кешене кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.
-Хәлим Шиһапович, безнең шартларда нинди сортларга өстенлек бирергә киңәш итәр идегез?
-Районга Белоруссиядән дә, Киров өлкәсеннән дә, Удмуртиядән дә бик күп бәрәңге кайтты. Халык: "Бәрәңге черә,"- дип юкка зарланмый. Аларның бәрәңгеләре безнең шартларда үстерергә яраклашмаган. Райондашларыбызга бәрәңгенең "Невский", "Разора", "Ороза", "Удача" һәм "Жуковский ранний" сортларына игътибарларын юнәлтергә киңәш итәм.
-Аларны каян алып була соң?
-Безгә килсеннәр. Ярдәм итәрбез.
-Ул сортларның нинди өстенлекләре бар?
-Без аларның сәламәтләндерелгән һәм фируссызларын табарга булышачакбыз. "Невский", "Разора", "Ороза" сорлары - уртача өлгерешле, яхшы уңыш бирә торган, авыруларга каршы торучанлыклары югары. "Невскй" кыш әйбәт саклана. "Удача" белән "Жуковский ранний" сортлары - тиз өлгерә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы торучанлыклары югары. Корылыкка бик бирешмиләр. Питрау бәйрәмнәрендә үк казып алып ашый башларга була.
-Киңәшләрегез өчен рәхмәт, Хәлим Шиһапович. Халыкка һарвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуыгызга ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев