Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Табигать сындырып сыный

Чәршәмбе көнне һава температурасының кисәк түбәнәюе көчле давыл китереп чыгарды һәм ул Мамадышка, авылларга зур зыян салып узды. Кисәк башланган давыл түбә калайларын бөтереп алды, шиферларны очыртты, агачларны аударды. Эре боз кисәкләре бәрәңге, помидорларны җиргә сеңдерде. Давыллап яуган көчле яңгырдан хасил булган ташкын вак ташларны да агыза башлады. Мондый олы...

Чәршәмбе көнне һава температурасының кисәк түбәнәюе көчле давыл китереп чыгарды һәм ул Мамадышка, авылларга зур зыян салып узды. Кисәк башланган давыл түбә калайларын бөтереп алды, шиферларны очыртты, агачларны аударды. Эре боз кисәкләре бәрәңге, помидорларны җиргә сеңдерде. Давыллап яуган көчле яңгырдан хасил булган ташкын вак ташларны да агыза башлады. Мондый олы афәтне күптән күргәнебез юк иде инде. Шәһәрнең Фатыйх Кәрим урамындагы ике фатирлы 2нче йортның түбәсен бөтенләй күтәреп аткан. Нафыйков урамындагы 24нче йортның ярты түбәсен дә 40-50 метрга очырткан. Красная Горканың Садовая урамындагы 5нче йортның түбәсен борып куйган. Кәрниз кирпечләре ишелеп, матчасын сындырган, түшәме яртылаш өй эченә төшкән. "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексының түбәсе ишек алдында, урамда чәчелеп ята. Сәүдә рәтләре бинасының (элекке Пожарка) түбә калайлары йомычка урынына очты. Ленин, Толстой урамнарындагы агачлар авып, электр линияләрен өзгәләп бетерде... Тулаем алганда, давыл район буенча дистәләгән йортларга, биналарга зыян салды. Байтак кына торак пунктларыбыз утсыз калган иде. Электрчыларга ярдәмгә Алабугадан һәм Кукмарадан бригадалар килде. Уртак тырышлык белән, линияләрдәге өзеклекләрне тиз арада ялгауга ирешелде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең бригадасы шәһәрдәге ауган агачларны кисүдә кара төнгә кадәр эшләде. Казаннан кайтып җитүгә үк, муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов төрле хезмәтләр җитәкчеләрен ашыгыч киңәшмәгә җыйды. Анда давылдан зыян күргән һәр объект буенча сөйләшү булды. "Мөмкин булган бөтен ярдәмне күрсәтергә кирәк,"-диде ул. Һәр йорт буенча комиссия белән зыянның күләмен исәпләп чыгарырга кушты. Хастаханәнең хирургия корпусы түбәсенә, "Олимп"ка, сәүдә рәтләренә аерым бригадалар куелачак. Материаллар белән ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре дә уртага салып сөйләшенде. Аннан районыбыз җитәкчесе Ушма аръягындагы, "Мамадыш" совхозы поселогындагы, Красная Горкадагы зыян күргән шәхси йортларда булды, аларның хуҗалары белән очрашып, ярдәм кулы сузылачагын әйтте. Дүшәмбе халыкка төзелеш материаллары белән булышу башланды.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев