Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сыннардан күз камашыр

Узган атна чәршәмбесендә Мамадыш муниципаль район башлыгының 096нчы санлы "Яңа 2013нче елны каршыларга әзерләнү, район предприятиеләре, учреждениеләрен бәйрәмчә бизәү һәм алар тарафыннан Яңа ел тамашалары оештыру буенча конкурслар уздыру турында"гы карары кабул ителде. Әлеге чарадан шәхси эшмәкәрләрнең кибетләре, авыл җирлекләре Советлары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм шәхси йортлар да читтә калмаслар...

Узган атна чәршәмбесендә Мамадыш муниципаль район башлыгының 096нчы санлы "Яңа 2013нче елны каршыларга әзерләнү, район предприятиеләре, учреждениеләрен бәйрәмчә бизәү һәм алар тарафыннан Яңа ел тамашалары оештыру буенча конкурслар уздыру турында"гы карары кабул ителде.

Әлеге чарадан шәхси эшмәкәрләрнең кибетләре, авыл җирлекләре Советлары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм шәхси йортлар да читтә калмаслар дип ышанасы килә. Бизәү эшләрен 23нче декабрьгә чаклы төгәлләргә кирәк. Бу көнне махсус комиссия объектларны карап чыгачак. Конкурска 29нчы декабрьдә "Олимп" Боз сараенда узачак чарада нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләр, призлы урыннарны алучылар һәм актив катнашканнарның эшләре ун номинация буенча бәяләнәчәк. Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында беренче урынга 10 мең сум акча биреләчәк. Тагын өч икенче (8әр мең), биш өченче (3әр мең) һәм сигез бүләкле (2шәр мең) урын билгеләнәчәк. Эре бюджет учреждениеләренә килгәндә, җиңүчегә-5, ике икенче урынны яулаган коллективка-3әр, өч өченче урынга 2шәр һәм тагын 7 бүләкле урынга 1әр мең сум акчалата бүләк каралган. Кече бюджет учреждениеләренең бизәү эшләре дә шундый ук урыннар һәм шул ук күләмдәге суммалар белән билгеләнәчәк. Бары тик алар өчен генә бүләкле өч урын (1әр мең сум) булачак. Мамадыштагы белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче коллективның тырышлыгын 7 мең сум белән бәяләү күз уңында тотыла. Ике икенче урын өчен-5әр, ике өченче урынга-3әр, ике бүләкле урынга-1әр мең сум акча тапшырылачак. Район үзәгендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында да шундый ук урыннар билгеләнәчәк, шул ук суммада акчалата бүләкләр каралган. Алар арасыннан тагын биш коллектив 1әр мең сумга ия булачак. Иң яхшы Яңа ел бизәвенә ирешкән авыл җирлеге Советы (монда АҖ һәм клубларның эшләре дә керә) да шәһәрдәге мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта белем бирү учреждениеләре арасында җиңгән коллективка каралган сумма (7 мең сум) белән бүләкләнәчәк. Ике икенче урынга чыккан җирлекләргә-5әр, өч өченче урынны яулаганнары-3әр мең, тагын 10 урынга 1,5 мең сум акчалата бүләк каралган. Авыллардагы белем бирү учреждениеләре (мәктәпләр, балалар бакчалары) арасындагы бәйгедә җиңүче 5 мең сумга ия булачак. Ике икенче урынны яулаучыларга - 3әр, ике өченче урынга 2әр һәм бүләкле ике урынга 1әр мең сум акча биреләчәк. Шәхси эшмәкәрләрнең кибетләре дә торак пунктларына үзгә бер матурлык өстәрләр дип ышанасы килә. Әгәр аларның хуҗалары бөтен фантазияләрен эшкә җигәләр икән, араларыннан иң-иңенә 4000 сум акчалата премия тапшырылачак. Ә инде иҗат җимешләре икенче урынга лаек дип табылган ике эшмәкәргә -3әр, ике өченче урын өчен 2шәр һәм тагын сигез эш 1әр мең сум белән бүләкләнәчәк. Торак милекчеләре ширкәтләре һәм шәхси торак йортлар арасында җиңүчеләрнең һәрберсенә 5әр мең сум биреләчәк. Әлеге номинацияләрнең һәрберсендә икенче урынны алганнарга - 3әр, өченчеләргә 2шәр мең сум акчалата бүләк бар. Торак милекчеләре ширкәтләре арасында тагын - алты, шәхси йортлардан биш бүләкле урын өчен 1әр мең сум акча бирү каралган. Акчалата бүләктән тыш җиңүчеләргә, призлы һәм аерым билгеләп үтелгән урыннарны алучыларга шулай ук муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырылачак. Шәһәрне төрле төстәге утлар белән бизәүдә үзләреннән сизелерлек өлеш керткән предприятиеләр, хезмәтләр дә 5әр мең сум акчалата бүләккә лаек булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев