Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сусыз җәй

Җәй җитү белән шәһәребезнең кайбер урамнарында яшәүчеләрне су җитмәү мәсьәләсе борчый башлый. Быел да әлеге проблемадан интегүчеләр шактый. Бу көннәрдә редакциябезгә дә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүебезне үтенеп күпләр шалтырата. Шалтыратулар, нигездә, Ушма аръягыннан, шәһәр үзәгеннән һәм Мамадыш совхозында яшәүчеләрдән килә. Арадан үзебезгә иң якын булган Домолазов урамындагы 59нчы йортка юл...

Җәй җитү белән шәһәребезнең кайбер урамнарында яшәүчеләрне су җитмәү мәсьәләсе борчый башлый. Быел да әлеге проблемадан интегүчеләр шактый. Бу көннәрдә редакциябезгә дә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүебезне үтенеп күпләр шалтырата. Шалтыратулар, нигездә, Ушма аръягыннан, шәһәр үзәгеннән һәм Мамадыш совхозында яшәүчеләрдән килә. Арадан үзебезгә иң якын булган Домолазов урамындагы 59нчы йортка юл тоттым. Эш сәгате булганлыктан, күп фатирларның ишеген ачучы булмады. Шулай да, берничә кеше белән күрешеп сөйләшә алдым. Кайсыннан гына сорама, бар да зарлана. "Соңгы ике атнада суны гел төнлә җыябыз. Сәгать өчләр тирәсендә йокыдан торып савытларга тутырырга мәҗбүр булабыз. Ярый әле мин икенче катта гына яшим. Өстәгеләргә беренче катка ук төшәргә туры килә",-ди Владимир Егоров. "Җәй башыннан су күргәнебез юк шул. Төнлә дә астагылар күпләп агызгач безгә кадәр менеп җитә алмый ул. Су җыяргамы соң безгә, йокларгамы? Иртән торып эшкә дә китәсе бар бит әле",-дип әңгәмәгә дүртенче катта яшәүче Минзәлифә Һадиуллина кушыла. Күршеләре Вәсилә Садыйкова әйтүенә караганда, моннан ике ел элек шушындый ук хәл булган. "Узган ел суга бу кадәр үк тилмермәгән идек. Чәчәк үстерергә кушалар. Монда матурлык турында кайгырту түгел, үзеңә эчәргә дә су җиткереп булмый. Әле менә җомга көнне Нократ яр буена төшкәндә Гагарин белән Ленин урамнары чатындагы колонкадан су агып ятуын күрдек. Шулай булгач ничек җитсен инде ул су?",-ди ул. Үзләре янәшәсендәге Домолазов белән Азин урамнары кисешкән урындагы колонкада да су бар булып чыкты. Су каналы җитәкчелеге җитмәүчелек проблемасын нәкъ менә шул су булган урыннарда яшәүчеләрнең табигый байлыктан саксыз файдалануы нәтиҗәсе дип аңлата. "Корылык вакытында су болай да кими. Су куу җайланмаларында суның биеклеге (уровень) түбән төште. Шуның өстенә бакчасында көннәр буе су сиптерүчеләр шактый. Башкалар турында да уйлансыннар иде. Кайберәүләр колонкага шланг тоташтырып су сиптерергә, хәтта ишегалларын юдыртырга да җөрьәт итә. Һәркем суны чама белән тоткан очракта бу кадәр үк сусызлык булмас иде",-ди оешманың баш инженеры Айрат Гайфетдинов. Шәһәрдәге биш водокачкада хәзерге вакытта 21 насос эшли. Берсен әле шушы көннәрдә генә җибәргәннәр. Мамадыш совхозындагы проблеманы хәл итү өчен водокачкада нибары бер детальне генә яңартасы бар икән. Аның ремонтына керешү өчен һава торышының бераз булса да үзгәрүен көтәләр: бүгенгедәй корылык вакытында суны япсаң, аннан бөтенләй сусыз калу куркынычы бар. ...Берәүләр бүгенге көндә әнә шундый "вак-төяк" кимчелекләрнең юк ителүен көтәргә, икенчеләр төн йокыларын калдырып, ванна-чиләк-кәстрүл тутырып кую хәстәрен күрергә мәҗбүр. Кайберәүләр булган савыт-сабасын тотып чишмәгә йөри. Узган ялларда Нократ яр буендагы чишмәдән су алырга "дилбегә буе" чират тезелгән иде диделәр. Ә мин алда телгә алган Владимир Егоров халыкны су белән тәэмин итүнең иң кулай юлын тәкъдим итте: "Сусызлык проблемасы мондый җәйге челләдә бер Мамадышта гына түгел ул. Минем улым Алабугада яши. Анда суны йорт яннарына махсус су ташу машинасында китерәләр. Һәркемгә дә җитә. Бездә дә шундый тәртип кертергә кирәк". Хәл итмәслек мәсьәлә түгел, минемчә.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X