Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сәрия Сабурская: “Барлык мәсьәләләр дә “5“ле билгесенә хәл ителгән“

Районыбызда Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская булып китте һәм электрон "Халык контроле" почтасына кергән мөрәҗәгатьләрнең ничек үтәлүен карап чыгып, канәгать калуын белдерде. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча "Мамадыш" совхозы бистәсендәге Кирпичная урамына - таш, шәһәрдәге Мәктәп урамыны - иске асфальт түшәлгән; Кызылармиячеләр урамының Ленин һәм Энгельс урамнары арасындагы өлешенә...

Районыбызда Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская булып китте һәм электрон "Халык контроле" почтасына кергән мөрәҗәгатьләрнең ничек үтәлүен карап чыгып, канәгать калуын белдерде.
Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча "Мамадыш" совхозы бистәсендәге Кирпичная урамына - таш, шәһәрдәге Мәктәп урамыны - иске асфальт түшәлгән; Кызылармиячеләр урамының Ленин һәм Энгельс урамнары арасындагы өлешенә яңа, Энгельстан тауга таба өлешенә - иске асфальт салынган. Сәрия Сабурская иң элек ул урамнар белән танышып чыкты. Аннан соң муниципалитетта район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов, район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның беренче урынбасары Шамил Сабиров, юрист Сергей Сергеев, шәһәр башлыгы урынбасары Ирек Гатауллин белән очрашты. Мамадыштан электрон "Халык контроле" почтасына быел җиде мөрәҗәгать керүен, аларның бишесе юллар салу буенча булуын, алты мөрәҗәгатьнең инде уңай хәл ителүен билгеләп үтте. Мамадышка хәл итәргә җибәрелгән бишесе дә үтәлгәннәр.
- Мине Мамадышны төзекләндерү буенча башкара торган эшләрегез сокландырды. Бер олы гаилә кебек эшлисез. Кемдер асфальт сала, икенчеләр - үлән чаба, чәчәк утырта, балчык таратып, газон чәчә, брусчатка җәя... Мөрәҗәгатьләрне хәл итүгә дә җитди карыйсыз, ерактагы тартмага салып куймыйсыз. Болар сезнең һөнәри дәрәҗәгезнең югары булуы турында сөйли, - диде Сәрия Харисовна.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов үзебезнең районда да "Халык почтасы" оештырылуы, шәһәрдә һәм авылларда мөрәҗәгатьләрне салу өчен тартмалар урнаштырылуы, гаризаларның үтәлеше даими контрольдә тотылуы турында сөйләде. Районыбыз җитәкчелегенең халык белән еш очрашуы, аралашуы нәтиҗәсендә бездән республикага һәм Мәскәүгә хатлар аз китә дә инде. Быелның биш аенда электрон "Халык контроле" почтасына республикадан егерме ике мец мөрәҗәгать кереп, аларның җидесе генә бездән булуы да күп нәрсә турында сөйли.
Сәрия Сабурская ахырдан халыкны кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев