Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Состав ким булса да...

Райондашларыбызның күпчелеген бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре борчый. Сишәмбе көнне Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов үткәргән гражданнарны кабул итүдә шул билгеле булды. Кемдер очрашуга шәхси сорауларын кайгыртып килсә, кайбер шәһәрдәшләребез гомумхалык ихтыяҗларын җиткерде. Мәсәлән, сигезенче дистәсен ваклап килүче Гыйбадулла Вәлиәхмәтовны юллардагы...

Райондашларыбызның күпчелеген бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре борчый. Сишәмбе көнне Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов үткәргән гражданнарны кабул итүдә шул билгеле булды. Кемдер очрашуга шәхси сорауларын кайгыртып килсә, кайбер шәһәрдәшләребез гомумхалык ихтыяҗларын җиткерде. Мәсәлән, сигезенче дистәсен ваклап килүче Гыйбадулла Вәлиәхмәтовны юллардагы камералар кызыксындыра. Аның фикеренчә, әлеге җиһаз чын ЮХИДИ хезмәткәрен алыштыра алмый һәм шоферның аекмы түгелме икәнлеген дә хәбәр итми. Ә Рәфкать Габдрахманов шәһәр эчендәге кайбер урам киселешләренә ашыгыч рәвештә светофорлар кирәклеген ассызыклады. Рифкат Миңнеханов искәртүенчә, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Бу очракта беренче булып транспорт чараларының да, җәяүлеләрнең дә интенсивлыгы тикшерелә һәм светофорның ни дәрәҗәдә кирәклеге ачыклана. Югарыда телгә алынган сораулар кабул итү бүлмәсенә килеп ирешкәннәрнең берничәсе генә. Аларның барысына да нигезле җавап бирелде. Рифкат Миңнехановның Мамадыш муниципаль районына булган эшлекле сәфәре моның белән генә тәмамланмады. Алга таба Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча полиция бүлегендә район башлыгы Анатолий Иванов, полиция бүлеге җитәкчесе Азат Мозафаров катнашында утырыш узды. Биредә ЮХИДИ хезмәткәрләренең, участок уполномоченныйларының, балигъ булмаган балалар белән эшләүчеләрнең агымдагы елның ун айлык эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Рифкат Миңнеханов республика буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларына бәйле статистик мәгълүматларны ирештерде. Рейтингта Мамадыш районы алтынчы урынны били. Әлеге сан ничек барлыкка килгән? Бүгенге көндә ЮХИДИнең шәхси составы 11 кешедән гыйбарәт. Үткән ун ай эчендә алар тарафыннан 60027 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Моннан тыш, ЮХИДИ идарәсе башлыгы укып булмый торган теркәү номерлары белән хәрәкәт итүче машиналарга игътибарны аеруча көчәйтергә киңәш итте. Безнең район буенча шундый 52 факт билгеле. Әлеге сан Рифкат Миңнехановта шактый канәгатьсезлек хисе уятты. Чынлыкта исә, бу төр хәйләкәрлеккә баручылар бихисап була. "Мамадыш территориясендә көн дәвамында эшләп утыручы сигез камераның хезмәте юкка булуы ихтимал", -диде ул. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән исерек хәлдә, юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырырга тәвәкәлләгән гражданнар белән эшне активлаштыруга да зур игътибар бирелде. Андый кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауда аларга участок уполномоченныйлары да ярдәм итәчәк. Очрашуга нәтиҗә ясап, Рифкат Миңнеханов хокук саклау органнары хезмәткәрләренең составы 20 процентка кимегән очракта да, эш нәтиҗәсе 20 процентка яхшырырга тиеш, дип ассызыклады.

АЙГӨЛ ӘХМӘТШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев