Нократ

Сонда тормышка ашардай планнар коралар

Авыллар тормышы, алардагы проблемалар, яңалыклар белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бүгенге материал татар халкына күренекле композиторлар - Яруллиннарны бүләк иткән Сон төбәгендә әзерләнде. ИЛНУР ЮНЫСОВ Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов әйтүенчә, әлеге як халкының күпчелек өлеше "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдә хезмәт куя икән. Шуңа да иң элек хуҗалыкның Урта Сон...

Авыллар тормышы, алардагы проблемалар, яңалыклар белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бүгенге материал татар халкына күренекле композиторлар - Яруллиннарны бүләк иткән Сон төбәгендә әзерләнде.

ИЛНУР ЮНЫСОВ

Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов әйтүенчә, әлеге як халкының күпчелек өлеше "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдә хезмәт куя икән. Шуңа да иң элек хуҗалыкның Урта Сон бүлекчәсе терлекчелек фермасына сугылырга булдык. Биредә төп игътибар симертүдәге үгезләргә бирелә. Аларның баш саны 230дан артык. Уртача тәүлеклек артым 800 грамм тирәсе. "Бер килограмм чиген узган айлар да була",- ди хуҗалык белгечләре. Биредә һәр терлекченең эш күрсәткече күз алдында. Көн тәртибе, терлекләрнең рационы, хезмәт өчен түләү-болар бар да ферма территориясендәге стендта урын алган. Фасил Мөхәммәтгасыймов гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган шәхесләрнең берсе. Бүгенге көндә терлекче булып хезмәт куя ул. Бу вазыйфада 1970нче елдан бирле.

ФАСИЛ МӨХӘММӘТГАСЫЙМОВ:

-Эш шартлары елдан-ел яхшыра бара дисәм дә, һич ялганлау булмас. Җитәкчелекнең безгә карата мөнәсәбәте уңай. Хезмәт хакын да вакытында бирәләр. Мин, мәсәлән, айга уртача 10-15 мең сум алып барам. Безгә түләү терлекләрнең тәүлеклек артымы күрсәткеченнән чыгып исәпләнелә. Шуңа да, күпме аласыбызны ай азагында белеп торабыз.

Ә менә Югары Сон авылында ныклап торып сарыкчылык белән шөгыльләнә башлаганнар. Узган көздә АПК "Азык-төлек программасы"ның әлеге бүлекчәсенә инвестор Рифат Мотыйгуллин 200 баштан артык Романов токымлы терлекләр кайтарган. Бу турыда безгә бүлекчәнең ветеринар табибы Айрат Гәрәев сөйләде.

АЙРАТ ГӘРӘЕВ:

-Терлек биналары бер ел буш торган иде. Корбан бәйрәме алдыннан сарыклар кайтардылар. Аңа кадәр сарайларның эчке ягын ремонтладык, утар ясадык. Декабрь аенда терлекләр бәрәннәр дә китерә башлады. Андыйларны өч ай дәвамында аерым бүлемнәрдә тотабыз. Бер терлекнең көндәлек рационына 2 килограмм печән, шундый ук күләмдә сенаж, 1 килограмм салам, 400 грамм фураж кертелгән. Алларында даими рәвештә тоз һәм акбур тора. Безнең алга сарыкларның баш санын берничә меңгә җиткерү бурычы куелды.

Югары Сонда сарыкчылык белән шөгыльләнә башлау авылдагы эшсезләр санының кимүенә дә китергән. Бу юнәлештә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хәсәншинны да үрнәк итеп китерергә мөмкин. Аның пилорамасы үзен һәм җиде авылдашын ашлы иткән. Рөстәм Хәсәншинны шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә якын-тирә авылларда агач эшкәртү өчен пилорамнарның булмавы этәрә. Болай эшләп ике куянның койрыгын берьюлы тота ул. Үз бизнесын да булдыра, авылдагы эшсезләр санын да киметә. Пилорама ачылганнан соң югарысонлыларның утын әзерләү, терлек астына җәю өчен пычкы чүбе табу кебек проблемалары да беткән.

РӨСТӘМ ХӘСӘНШИН:

-Мин пилорамны кесәмне калынайту максатыннан түгел, ә халыкка, авылдашларга хезмәт итсен дип алдым. Һәркемгә эш урыннары да җитеп бетми бит. Моны да истә тоттым әлбәттә. Яхшы гына эшләп барганда, үземә дә, эшчеләргә түләргә дә җитә. Бу төр эшчәнлек белән икенче елымны шөгыльләнәм. Җиде кешелек бригада тупладым. Аларның берсе урманда дилянка чистарту, икенчесе кайткан агачларны яру белән мәшгуль. Егетләр җәй айларында көнгә 10-12 куб. метр агач ярсалар, кышын бу сан 5-6 кубны тәшкил итә.

Сон елгасы Югары Сон авылын икегә бүлеп ага. Аның аргы ягында гомер кичерүчеләр ниндидер 100-200 метр арага бару өчен дә, турыдан юл булмау сәбәпле, әйләнгечтән йөрергә мәҗбүрләр. Ә бу берничә километр дигән сүз. Халык тәкъдимен истә тотып, авыл җирлеге идарәсе узган ел җәяүлеләр һәм җиңел машиналар өчен яңа күпер төзү хәстәрен күрә башлаган. Җирлек башлыгы Мансур Сәлахов әйтүенчә, төбәк халкы да бу эшкә өлешен кертергә тырыша икән. Казанда яшәүче авылдашлары Камил Гыйләҗев металл каркаслар алып кайткан. Төзелешне югарысонлылар үзләре башкара. "Бүгенге көндә ярның ике ягында күпер нигезе булачак урыннарга казыклар кагабыз. Язын алар бетон белән ныгытылачак. Шулар өстенә каркаслар куелып, алар үзара шулай ук металл белән тоташтырылачак",- ди Мансур Сәлахов. Әлегә җәяүлеләр өчен Сон елгасы аша асылмалы басмалар хезмәт итә. Тик пенсионер Фәүзия апа Шәйдуллина әйтүенчә, алардан йөрү һәркемнең дә кулыннан килми шул.

ФӘҮЗИЯ ШӘЙДУЛЛИНА:

-Елга аша нык күпер бик кирәк иде инде. Асылмалы басмадан без, карт-корылар, йөри алмыйбыз шул. Ул бит атынып тора. Керүгә баш әйләнә башлый. Егылып имгәнү дә ерак йөрмәс. Берәр җиргә барасы булса, ирексездән әйләнгечтән йөрергә туры килә. Тизрәк төзелсен иде инде.

Авыл җирлеге башлыгы күперне быел төзеп бетерәчәкбез дип ышандыра. Барысы да планлаштырганча барса, озакламый Сон төбәгенең янгын сүндерү хезмәте урнашкан ДЕПОсы да булачак. Бинасы инде әзер диярлек. Аңа нигезне узган елның язында салганнар иде. Ул Кече Сон авылындагы машина-трактор паркы территориясендә урнашкан. Бүгенге көндә бинаның стеналары өелеп беткән, түбәсен дә япканнар, пластик тәрәзәләр куелган. "Ишекләр дә әзер. Урнаштырасы гына калды",- ди авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов.

МАНСУР СӘЛАХОВ:

-Узган ел авылдагы яңа мәдәният йорты урынында төзелеп бетмәгән бина тора иде. Аны сүтәргә туры килде. Төзелештә күбесенчә шуннан чыккан материалларны кулландык. Унөч меңләп кирпеч тотылды. Киләчәктә янгын сүндерү үзәгенә су, электр линияләре үткәрү, җылылык системасын эшләү калып бара. Параллель рәвештә махсус техника кайтару мәшәкатьләре белән дә йөрибез.

Гомумән, Сон җирлеге буенча сәяхәт иткәндә Мансур Сәлахов күп кенә планнары хакында сөйләде. Алар барысы да халык үтенечләреннән чыгып төзелгән. Шуларның иң зурысы мәдрәсә бинасын төзекләндерү. Бу ниятләренең дә уңышлы төгәлләнәсенә алар чын күңелдән ышана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: