Нократ

Мамадышский район

Рус Тат
Көн темасы (Газета)

Солы чәчсәң, сазга чәч

Җилле көнне тәүлек саен басуның һәр гектарыннан 70әр тонна дым оча. Бу - 70 килограмм уңышка тиң. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началәнигы Ильяс Гаптрахимов белән бөтен хуҗалыклар басуларын диярлек әйләнеп чыктык. Язгы кыр эшләре тулы куәтенә кереп килә. "Передовик" хуҗалыгының инженеры Газинур Минеханов: "Алдагы көнне солярка һәм май...

Җилле көнне тәүлек саен басуның һәр гектарыннан 70әр тонна дым оча. Бу - 70 килограмм уңышка тиң.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началәнигы Ильяс Гаптрахимов белән бөтен хуҗалыклар басуларын диярлек әйләнеп чыктык. Язгы кыр эшләре тулы куәтенә кереп килә. "Передовик" хуҗалыгының инженеры Газинур Минеханов: "Алдагы көнне солярка һәм май алып кайттык. Ягулык белән проблема юк," - диде. Мансур Мусин дүшәмбе көнне тырма агрегатын Уразбахты өстендәге басуга дым каплатырга алып чыккан булган. "Юеш урыннар күп әле. Коры җирләрне генә тырмалыйм. Алайса трактор бата," - диде ул. Көздән туңга сөрелгән җирләргә дым каплатырга тагын ике агрегат чыгарырга вәгъдә итте Газинур Минеханов. Уразбахтының басуларында уйсу җирләр күп. Алар җир өслегенең өлгерүен тоткарлыйлар. Шакирҗанова хуҗалыгында Фаил Насыйбулллин күпьеллыкларны тырмаларга, Гыйлемдар Хәсәнов - туңга сөрелгән басуга дым каплатырга чыккан, Айдар Дахретдиновның ике чәчкечле "Белорусь" тракторы күпьеллыкларга ашлама кертә иде. "Алдагы көнне Уразбахты юлы буендагы күпьеллык басуына да трактор кереп караган иде, батып калды,"-диде Газизҗан Шакирҗанов. "Азык-төлек корпорациясе" басуларына дистәгә якын агрегат чыккан иде инде. Түбән Сон өлешендә тырмада өч трактор эшли. "Томан" агрегаты белән Илгиз Гайнуллин уҗымнарга куәт өсти. Тәлгать Садыйков күпьеллыкларны тукландырырга чәчкеч агрегатларын алып чыккан. "Төштән соң Кирәмәт басуындагы уҗымнарга күченәм," - диде ул. Кабат чәчүгә керешеп китәчәк. Хуҗалыкта хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә дә игътибар итәләр - чәчкечтә йөрүче егетләргә респираторлар биргәннәр. "Басуларны җир җитешүгә карап, сайлап тырмалыйбыз. Быел җәй коры киләчәк, диләр. Тизрәк чәчеп, катоклап куярга кирәк. Ашламабыз гына азрак. Бер миллион сум кредит алып, катлаулы ашлама кайтарачакбыз,"-ди башкарма директор Салават Мисбахов. Кыр эшләрендә катнашучыларны басуда ике тапкыр ашаталар. Ашауны үз машинасы белән Урта Сон мәдәният йорты директоры Наил Сәхәпов алып чыга. Тәлгать Садыйковка "МТЗ" тракторы белән ашламаны Виталий Трушев чыгарган иде. Тракторына 27 ел икән инде. "1987нче елның маенда кайткан иде. Кайчагында ЮХИДИ инспекторлары туктаталар да, "Тракторыңның "поворотникларын" эшләтеп күрсәт әле, абый," - дип көләләр. Үземнең тракторда эшләвемә 41 ел инде. Киләсе елга пенсиягә чыгам," - ди.
"Басуларыбызда ундүрт техника эшли," - диде "Тәкәнеш" хуҗалыгы башкарма директоры Искәндәр Гарипов. "Роса" агрегаты "Алга" бүлекчәсе басуларыннан эшли башлаган иде. Җир юеш чагында ук ашлама кертүнең файдасы күренеп тора: уҗымнар һәм күпәеллыклар ямь-яшел булып күтәрелгәннәр. Әмма "Ишки" бүлекчәсендәге уҗымнар сый күрмәгәннәр әле. Тауиле һәм Шәмәк янындагы басулар кипшергән. Аларга тырма агрегатларын кертә башларга вакыт җиткәнен, басуларның туфрагы ката башлавын искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов. "Роса" агрегаты басуга чыкканга ун көн инде. Һаман җитештерүчән эшләтелми. Уҗымнар белән күпьеллыкларның яртысын да ашламаганыгыз әле. Арышка вакытында ашлама кертсәң, егерме центнер уңышны гарантияле аласың," - диде. Тәкәнеш басулары Усали һәм Кирмән ягына караганда гомер-гомергә берничә көнгә алдарак өлгерәләр.
Кыр эшләре иң яхшы оештырылган хуҗалык - "Нократ" иде. Иван Зайцев Дүсмәт тавы өстендәге басуда азык катнашмалары чәчүне төгәлләп тә килә. Аның артыннан Рәшит Гайнетдинов катоклап бара. Минехан Әгъләмов Алкин ягындагы урман буена "Моррис" агрегатын алып чыккан иде. Ул арпаны камылга чәчәчәк. Быел кыш агрегатның тырмаларын алыштырганнар. "Роционализаторлык тәкъдиме керттек: орлык килә торган торбаның аскы ягына таш җыйгыч ясап куйдык. Амбардан орлыкка вак чуерташлар ияреп чыга," - ди башкарма директор Хәмит Кәримуллин. "Дружба" бүлекчәсенә икенче "Моррис" белән Рәүф Галимуллин чыгып киткән иде. Быел 2200 гектар җирләрен "Моррис" һәм "Кузбас"лар белән камылга чәчәчәкләр. Камыл астындагы туфрак та җилләгән, аяк батмый иде. Димәк, курыкмыйча чәчәргә кирәк инде. Ә ашлама кергән уҗым басулары хәтфәдәй утыралар. "Бүгенге көндә кырларыбызда ике дистәдән артык агрегат эшли," - диде баш агроном Шаһинур Сәләхиев.
Фикер
Ильяс Гаптрахимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
-Чәчүлек материалларыбыз, ягулык җитәрлек. Басуларның бөтен җире дә кибеп бетүен көтеп торсак, туфрак катып бетәчәк, дым югалачак. Кипшергән җирләренә кереп эшләргә кирәк. Авыл җирлекләрендәге техникалар да үз хуҗалыкларына кыр эшләрендә булышырга чыгарга тиешләр. Бүген инде азык катнашмаларын, солы белән арпаны чәчә башларга вакыт.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев