Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Соң булса да, уң булсын

Сентябрьдә район үзәк хастаханәсе базасында яңа операция блогын һәм реанимация бүлеген төзү башланды. Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 35 млн. сум акча бүленгән. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, төзелеш 2006нчы елда ук башланырга тиеш булган. "Әмма ул чакта әлеге эшләргә финанс кризисы комачаулады",-ди ул. Һәм менә сентябрьнең...

Сентябрьдә район үзәк хастаханәсе базасында яңа операция блогын һәм реанимация бүлеген төзү башланды. Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 35 млн. сум акча бүленгән. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, төзелеш 2006нчы елда ук башланырга тиеш булган. "Әмма ул чакта әлеге эшләргә финанс кризисы комачаулады",-ди ул. Һәм менә сентябрьнең беренче көннәрендә Мамадыш өчен мөһим булган төзелешкә старт бирделәр. Объектта "Төзүсервис" ЯАҖнең ике бригадасы эшли. Алар җәмгысе 18 кеше. Шуның 14е ташчылар. -Төзүчеләр ел азагына кадәр тышкы эшләрне төгәлләргә ниятли. Аннан соң бинаның эчке ягына күчәчәкләр. Ә операция блогын һәм реанимация бүлеген тулысынча җиһазландырып, кулланылышка тапшыру киләсе елның икенче яртыеллыгында булыр дип фаразлыйбыз,-ди Дамир Хаҗиев. Төзелеш эшләре 500 квадрат метр мәйданда алып барыла. Биредә өч операция өстәле урнашачак. Реанимация бүлеге дүрт урынга исәпләнә. -Бүгенге көндә авыруларга хезмәт күрсәтүче операция блогы һәм реанимация бүлеге биналары кулланылышка 1980 нче елда тапшырылган иде. Аның проекты гомумән дә алтмышынчы елларга карый. Бу хәзерге стандартларга җавап бирми дигән сүз. Шунлыктан, тикшерә торган органнар тарафыннан да еш кына кимчелекләр ишетә идек. Яңа бүлектә шартлар бөтенләй башкача булыр дип көтәбез,-ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы. Төзүчеләр дә объекттагы эш темпының мөһимлеген ассызыклый. -Берәү дә сәгатькә карап эшләми. Ничек тә тизрәк бинаны түбә астына кертергә кирәк. Шунлыктан, ял көннәрендә дә хезмәт куярга туры килә,-ди "Төзүсервис" ЯАҖе мастеры Ринат Хаҗиев. Аның әйтүенчә, кирәкле материаллар белән проблемалар юк. "Вакытында тәэмин итәләр",-ди ул.

Илнур Юнысов

Ринат Хаҗиев һәм бригадир Илнар Кәримов проект белән таныша. Фаил Шәйхетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев