Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“SMS-бала”лар –мөстәкыйль!

Тәмәке, алкоголь һәм башка психоактив маддәләргә урын калдырмаслык дәрәҗәдә балаларыгызның тормышын кызыклы һәм тулы канлы итәргә телисезме? Рецепт бар. Без, өлкәннәр, хәзерге яшьләр сыра эчәләр, тәмәке тарталар, сүгенәләр, кыска итәк кияләр, көне буе "Контакт"та утыралар дип зарланырга яратабыз. Яман гадәтләрдән котылырга үзебезне өйрәтмәгәйләре әле. Татарстан Республикасы "SаMоSтоятельные дети" балалар һәм...

Тәмәке, алкоголь һәм башка психоактив маддәләргә урын калдырмаслык дәрәҗәдә балаларыгызның тормышын кызыклы һәм тулы канлы итәргә телисезме? Рецепт бар.

Без, өлкәннәр, хәзерге яшьләр сыра эчәләр, тәмәке тарталар, сүгенәләр, кыска итәк кияләр, көне буе "Контакт"та утыралар дип зарланырга яратабыз. Яман гадәтләрдән котылырга үзебезне өйрәтмәгәйләре әле. Татарстан Республикасы "SаMоSтоятельные дети" балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте әгъзалары турында әйтүем. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып барачаклары һәм яшьтәшләрен дә шуңа өндәячәкләре турында контрактка кул куялар. Шәһәр, район, республика масштабындагы әһәмиятле чараларда катнашалар, күренекле кешеләр белән аралашалар, SMS берләшмәләрнең профильле сменаларында, форумнарында, конкурсларында үзләрен күрсәтәләр... Ә иң активлар кибетләрдә, күңел ачу һәм спорт комплексларында ташлама бирүче бонус карточкаларына ия булалар. Проектның төп максаты-мәктәп укучыларының тәмәке һәм башка психоактив маддәләрне иртә татып каравын кисәтү (фәнни яктан исбатланган: 21 яшьтән соң ныгып өлгергән организм ул маддәләргә бәйлелеккә эләкми), балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, авыр хәлдә калганнарга булышу, тормышларын кызыклырак, тагын да сәламәтрәк итү. Проект ике елдан артык яши. Инде үз канаты астына өч меңнән артык баланы тупларга өлгергән. Күптән түгел шәһәребезнең беренче һәм дүртенче мәктәпләреннән җыелган 20 бала педагоглары җитәкчелегендә Казанның психологик-медик-социаль ярдәм күрсәтү буенча "Ресурс" мәктәп үзәгендә семинар-тренингта булдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе, проект кураторы Юлия Пухова, үзәк җитәкчесе Рамил Әпкәримов һәм биредәге белгечләр аларны нәрсәгә генә өйрәтмәде. Проект буенча эшне планлаштыру; коммуникатив компетентлыкны үстереп, командада бергәләп эшләү; мөстәкыйльлек, җаваплылыкны үз өстеңә алу турында мотивацион тренингта катнашу; контракт төзү кебек сабаклар балаларга тормышта һәрвакыт кирәк булачак. Казанның "Барс" отряды волонтерлары белән тәҗрибә дә уртаклаштылар. Соңыннан безнекеләр антинаркотик темага үз акцияләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге укучыларның күңеленә очкын салынды. Районыбызда өсләренә ак футболкалар кигән, башларына зәңгәр бандамалар япкан "SMS-бала"лар ялкыны дөрләп китәр. Алар 31нче майда Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнендә "Минем тәмәкесез Ватаным" дигән акциядә катнашырга да өлгерделәр инде. Тиздән "Сәламәт бул! Бие!" бию флеш-мобына да кушылачаклар. Аларны 7нче һәм 17нче августларда шәһәребездәге очрашулар вакытында ТР Президенты һәм ТР Мәгариф һәм фән министры каршында сынаулар көтә. Проект турында тулырак мәгълүматны Балалар һәм яшүсмерләр йорты методисты Рәфилә Морзахановадан белешә аласыз. "Барс" волонтерлары безнең укучыларга бик күп файдалы киңәшләр бирделәр.

Алсу Спиридонова

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев