Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сәламәтлекне сакларгамы, акчага алыштырыргамы...

Социаль хезмәтләр алу хокукында федераль ташламаларга ия булучыларга агымдагы елның 1нче октябренә кадәр сайларга кирәк: аларны натураль формада алыргамы, әллә акчалатамы? Мәсьәләне хәл иткәндә иң мөһиме-ялгышмау. Закон нигезендә социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча һәм өлешчә алыштыру мөмкинлеге дә каралган. 795 сум 88 тиен (2012нче елның 1нче апреленнән) торучы социаль хезмәтләр җыелмасының...

Социаль хезмәтләр алу хокукында федераль ташламаларга ия булучыларга агымдагы елның 1нче октябренә кадәр сайларга кирәк: аларны натураль формада алыргамы, әллә акчалатамы? Мәсьәләне хәл иткәндә иң мөһиме-ялгышмау. Закон нигезендә социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча һәм өлешчә алыштыру мөмкинлеге дә каралган. 795 сум 88 тиен (2012нче елның 1нче апреленнән) торучы социаль хезмәтләр җыелмасының 613 сумын медикаментлар тәшкил итә. Беренче карашка көлкеле тоелган әлеге сумма, кайберәүләрне ай саен "артык" акча алу уена ымсындыра. Минем күршем, икенче төркем инвалид Мансур К., бу мәсьәләдә җитди фикергә килгән: "Инвалидлыкны юкка гына бирмиләр. Бүген хәлең яхшырган кебек, ә иртәгә барысы да үзгәрергә мөмкин. Кирәкле даруларымның бер кабы меңнән артык сум торганда мин аннары кайсы аптекага барам инде?! Бөтен гаиләбез минем даруга гына эшлиячәк бит. Елга ике мәртәбә стационарда дәваланам. Алдан яздырган медикаментларым берничә мең сумга төшә. Санаторийга да бушлай барам. Ә сез хәзер "Васильево" га юлламаның күпме торганын беләсезме? Юк, минем бар өметем-соцпакетта. Кайсын сайларга дип беркайчан да икеләнгәнем юк." -Соцпакетлар алу хокукына биш меңнән артык райондашыбыз ия,-ди район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Рамил Галиев.-2013нче елның беренче яртыеллыгына алты миллион сумлык медпрепаратларга гариза бирелде. Закон иминиятләштерү принцибы нигезендә эшли. Әлбәттә тормышы өчен иң әһәмиятле препараттан берәү дә читтә калмаячак. Гаризаларны даруларны кире какмаучыларның гомуми исемлеге буенча җибәрәбез. Араларында берсе 5-10 мең сум торган препаратлар да бар. Бу очракта әлеге авыру өчен соцпакет-бердәнбер котылу юлы. Мәсәлән, онкология, шикәр диабеты авыруларына дучар булган кешеләр кайчагында кызыгып акча сайлый. Аннары хәле кисәк мөшкелләнсә, авыруы көчәйсә, нишләр? Сайлау мөмкинлеге елга бер мәртәбә тудырыла-1нче октябрьгә кадәр генә. Соцпакетны кире кагучылар төрле сәбәпләр таба: "кирәкле дару барыбер юк", "кирәге шуның кадәр генә, ярдәме тими", "аптекага барырга ерак"... Тәҗрибә күрсәткәнчә аз хәрәкәтләнүче авырулар янына гомуми практика табиблары медикаментларны үзләре алып бара, ә авылларда әлеге эшне фельдшерлар башкара. Безнең тормышта бушлай һәм ташламалы әйберләр болай да күп түгел. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл иткәндә аеруча сак һәм игътибарлы булыгыз. 1нче октябрьгә кадәр бик аз вакыт калып бара. Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев