Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сәламәтлеккә ачкыч, аны узган җомгада Катмышта таптылар

Сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту программасын уңышлы тормышка ашырган өчен бүләк рәвешендә республикабызга федераль бюджеттан 603 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирелде. Татарстан башлыгы аларны беренчел медицина учреждениеләрен яңартуга юнәлтте. Әлеге федераль программа нигезендә районыбызда беренче фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты да инде. 25нче май көнне Катмыш авылында аны тантаналы ачу булды....

Сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту программасын уңышлы тормышка ашырган өчен бүләк рәвешендә республикабызга федераль бюджеттан 603 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирелде. Татарстан башлыгы аларны беренчел медицина учреждениеләрен яңартуга юнәлтте. Әлеге федераль программа нигезендә районыбызда беренче фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты да инде. 25нче май көнне Катмыш авылында аны тантаналы ачу булды. "Төзүсервис" ЯАҖе көче белән ул бик кыска срокларда, ел дәвамында төзелеп тә бетте. Чыгымнар 7 миллион сумга төшкән. Генераль директор Илфат Хаҗиев сүзләренә караганда, әлеге ФАПның проектын Җөри, Пойкино, Югары Ушма авылларында медицина учреждениеләре торгызганда нигез итеп алачаклар. Тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә районыбызда корылган планнар турында сөйләде, алдынгы төзүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. мөдире Гүзәлия Сабирова башлык бүләгенә бигрәк тә сөенде. Анатолий Петрович аңа ашыгыч ярдәм сумкасы бүләк итте. 26 ел стажлы медик 490 кешесе булган Катмыш авылына берүзе хезмәт күрсәтә. Штат расписаниесе буенча ул биредә бердәнбер хезмәткәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев һәм аның абыйсы Илфат Хаҗиевларның чыгышлары туган авылларына карата мәхәббәт белән сугарылган иде. Алар туган җирләре турында һәрвакыт кайгырталар, күп кенә игелекле гамәлләр кылалар. Якташлары аларга үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Районыбызның күп кенә күренекле табибларының да шушы авылда туып үсүе - зур куаныч. Светлана Ханова Яңа ФАПка беренче булып балалар аяк басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X