Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Складлар кайчан бушар

Административ комиссиянең муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узган чираттагы утырышында егерме җиде беркетмә каралды. Бу атнадан утырышларны авылларга да чыгып та үткәрә башлаячакбыз. Г.Юнысова, административ комиссия секретаре Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең февраль аенда булган утырышында Красная Горканың Пугачев урамында яшәүче Пашинга өй каршында такта саклаган...

Административ комиссиянең муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узган чираттагы утырышында егерме җиде беркетмә каралды. Бу атнадан утырышларны авылларга да чыгып та үткәрә башлаячакбыз. Г.Юнысова, административ комиссия секретаре Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең февраль аенда булган утырышында Красная Горканың Пугачев урамында яшәүче Пашинга өй каршында такта саклаган өчен төзелгән беркетмә каралган иде. Апрель ахырларында үткәрелгән рейд вакытында район эчке эшләр министрлыгының участок уполномоченные аның җәмәгатенә капка төпләрендә кирпеч, таш, ком торган өчен яңа беркетмә тутыра. Мунча салырга җыеналар икән. Авыл җирлеге башлыгы аларга ул төзелеш материалларын урамда вакытлыча саклап торырга рөхсәт бирмәгән. Һәркемнең ишек алды, бакчасы бар. Бөтенесен дә эчкә кертергә була. Комиссия Валентина Пашинага Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6нчы маддәсе нигезендә ике мең сум штраф салды. Бер авыз пешкәч өреп кабалар, диләр. Әмма кайберәүләр һаман бер үк ялгышны кабатлауларын дәвам итәләр. Такталар, ком, таш өемнәре янгын сүндерү машиналары өчен дә тоткарлык тудырырга мөмкиннәр бит. Максим Починок авылында яшәүче Нина Пакшинецева урамда шифер, кирпеч саклап кына калмаган, юынтык суларын янәшәдәге ерганакка да түккән. Халыкта "Чүпне читкә чыгармыйлар,"-дигән бик матур әйтем бар. Юынтык суны урамга түгү-торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозу гына түгел, санитар нормаларга да каршы килә. Нина Пакшинцевага да ике мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Үзең почтага яки банкка кертеп түләмәсәң, суд приставлары артыграк алачак аны. Җөри авылында яшәүче Игорь Григорьевка комиссия 3500 сум штраф салды. Өе каршында, мәктәп янына, газ линиясе астына салам һәм печән рулоннары, төзелеш материаллары өеп куйган ул. Янәшәсендәге тыкрыкта да-утыннары, тирес өеме. Капка төбенә бушаткан такталары өчен, Соколкада яшәүче Николай Танаевның да гаилә бюджеты 2000 сумга кимиячәк. Уразбахтыдан Хәкимхан Мөхәммәтхановка, Рәүф Абдуллинга, Отаркадан Михаил Терентьевка, Түбән Якедән Гөлфия Сабирҗановага, Җөридән Венера Никитинага...да административ чаралар күрелде. Җөри авылының тагын бер кешесе-Михаил Вятскинны аерым игътибарга алып үтмичә булмый. Өй каршындагы җирне законсыз үзләштереп агач утын сарае җиткергән булган ул. Хәзер ул искергән, урамны ямьсезләп тора. Өеннән утыз-кырык метр читтә искереп беткән җепсәлекләре дә аунап ята. "Бүгенге көнгә кадәр аларны нигә саклыйсың?"-дигәч, үзе дә төгәл җавап бирә алмады. Әнә шулай, кайберәүләр, берәр вакыт кирәк булыр, дип ком, таш, башкасын алып кайтып аударалар да, алар айлар буе урамда күз көеге булып ятуларын дәвам итәләр. Беркетмә тутырылган, кеше комиссия алдына баскан икән, аңа инде административ чара күрелә. Яңадан җәй җитте. Капка төпләрендәге материалларны җыештырырга, төзелешләрне төгәлләргә иң кулай вакыт хәзер. Алайса хәзер урамнар складларны хәтерләтә башлады. Михаил Вятскин иске җепсәлекләре янында. Минневәрис Мингалиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев