Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сингапур килеп җитте

Мамадышның 2нче санлы лицее базасында район укытучылары квалификацияләрен күтәрделәр. Осталык классларын Сингапур белгечләре үткәрде. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, һөнәри осталыкны күтәрү программасын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә әзерләгән. Educare Татарстанның 30 мең укытучысын, шул исәптән Мамадыш мөгаллимнәрен дә, методик ярдәм күрсәтү системасын камилләштерүне...

Мамадышның 2нче санлы лицее базасында район укытучылары квалификацияләрен күтәрделәр. Осталык классларын Сингапур белгечләре үткәрде. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, һөнәри осталыкны күтәрү программасын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә әзерләгән. Educare Татарстанның 30 мең укытучысын, шул исәптән Мамадыш мөгаллимнәрен дә, методик ярдәм күрсәтү системасын камилләштерүне тәэмин итәчәк. Әлеге компания белгечләре сүзләренә караганда, программа биш модульдән тора: ХХI гасырда мәгарифне үстерү тенденцияләре, укучыларда тәнкыйть юнәлешендә фикерләүне үстерү, проблемалы укыту, төркем белән бергәләп укыту, инновацияле педагогик коллективларны формалаштыру. "Традицион укыту "укытучы-укучы" принцибына нигезләнгән, лекция рәвешендә уза, дәрестә ике-өч бала гына җавап бирергә өлгерә. Безгә өйрәтелгән системада дәрескә бөтен класс җәлеп ителә. Һәр укчы тартылырга тиеш, әгәр ул нәрсәне дә булса кирәгенчә эшләми икән, бу укытучы гаебе. Безгә балаларны уйларга, үз фикерләрен әйтергә, даими актив булырга өйрәтүче, тренинг һәм уеннар формасындагы белемнәр бирделәр һәм укыту алымнары күрсәттеләр,"-дип, үз фикерләре белән уртаклаштылар шәһәр мәктәпләре мөгаллимнәре. Курслар инглиз телендә уза, әмма тәрҗемә белән бирелә. Educare компаниясенең Сингапурдагы мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрү өлкәсендәге әйдәүче компанияләрнең берсе икәнен дә әйтеп узарга кирәк. Ә халыкара рейтинг буенча Сингапур күптән мәктәптә белем бирү буенча лидер булып танылды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев