Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ә син чаңгыга бастыңмы?

"Россия чаңгы юллары" Бөтенроссия спорт бәйрәме масскүләм чара буларак елдан ел популярлаша бара. Якшәмбе көнне районыбызда олысы-кечесе - 4367 кеше аякларына чаңгы киделәр. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Бәйрәмгә старт бирелгәнче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чаңгы бәйрәмендә катнашучыларга уңышлар теләде. Аның районыбызга төрле бәйгеләргә йөрү өчен автобус бирелүе турындагы хәбәрен...

"Россия чаңгы юллары" Бөтенроссия спорт бәйрәме масскүләм чара буларак елдан ел популярлаша бара. Якшәмбе көнне районыбызда олысы-кечесе - 4367 кеше аякларына чаңгы киделәр.

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Бәйрәмгә старт бирелгәнче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чаңгы бәйрәмендә катнашучыларга уңышлар теләде. Аның районыбызга төрле бәйгеләргә йөрү өчен автобус бирелүе турындагы хәбәрен барысы да сөенеп кабул иттеләр. Шәһәр стадион-ипподромына барлыгы 887 кеше җыелган иде. Шуларның 37сен балалар бакчыларында тәрбияләнүчеләр тәшкил итте. Әлеге чарага алардан да җитди караучы булмагандыр. Әнә 5 яшьлек Талия Галимханова әнисе Гүзәлиягә бер дә тынгылык бирми: "Әни", номерны дөрес тактыңмы? Таякларны бир әле. Чаңгыны кидерт инде..." Форсаттан файдаланып, Талиягә сорау бирергә булдым. "Чаңгыда йөрү ошыймы? Беренче тапкыр гына басуың түгел бугай?" "Ошый. Әтинең эше күп, вакыты да аз. Буш вакыты булса ул мине дә монда алып килә," - дип җаваплады сабый. Хәер, бер ул гына түгел, Ирина Романова, Никита Такмачев та җитди кыяфәт белән старт бирелгәнен көтеп торалар. Быел алар өчен дистанция дә саллы иде. Әмма сабыйларның барысы да диярлек аны үтә алдылар. Беренче сыйныфта укучы Илназ Мухеевның шууы өлкәннәрне дә сокландырмый калмагандыр. Аның әнисе дә районыбыз хатын-кызлары арасында иң көчле чаңгычылардан санала. Димәк, спортка булган мәхәббәтен улында да тәрбияли дигән сүз. Гомумән, бу көнне райондагы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүче 78 бала үзләрен чаңгы юлларында сынап карарга батырчылык иттеләр. Әрмәнстанда туган Армен Никогосянның әле соңгы 20 ел эчендә тәүге мәртәбә чаңгыга басуы икән. "Мәктәптә укыганда көрәш, волейбол белән шөгыльләнсәм дә, кыш көннәрендә аяктан чаңгы төшмәде. Безнең як таулар иле, анда кар озак ята. Вакытым булган саен ипподромга киләчәкмен ," - диде ул.

Кызганычка каршы, әлеге чарага бәйрәм рухы җитенкерәми. Ул, нигездә, күбрәк спорт ярышларын хәтерләтә. "Россия чаңгы юллары" спорт чарасында зур күпчелекне мәктәп укучылары тәшкил итте. Якшәмбе көнне дә райондагы трассаларга 2500дән артык 1-11нче сыйныфларда белем алучылар чыкты. Шәһәрдә яшәүче 13 меңнән артык кешенең дә 1700 чамасы гына чарада катнашты. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләренең күпчелегенә бу чараның кирәге юктыр, күрәсең. Шуңа күрә, бөтен авырлык спорт һәм мәгариф тармагында эшләүчеләр җилкәсенә төшә дә инде. Массакүләм сәламәт яшәү рәвеше турында сүз алып барабыз икән, монда бер кеше дә читтә калырга тиеш түгеллеген "онытмаска" иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев