Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сихри гүзәллек тудыручылар

Яңа елны каршылауда районыбыз территориясендәге бер генә торак пункты да читтә калмады. Алар кардан ясалган төрле сыннарга күмелделәр. Махсус комиссиягә шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады. Шулай булуга карамастан, сыннар ясау буенча үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында "Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ, "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖ, "Төзүсервис"...

Яңа елны каршылауда районыбыз территориясендәге бер генә торак пункты да читтә калмады. Алар кардан ясалган төрле сыннарга күмелделәр. Махсус комиссиягә шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады. Шулай булуга карамастан, сыннар ясау буенча үткәрелгән конкурска йомгак ясалды.

Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында "Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ, "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖ, "Төзүсервис" ЯАҖ - беренче урынны яуладылар. "ВАМИН ТАТАРСТАН" ААҖнең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалы, район кулланучылар җәмгыяте, "Татнефтепродукт" ХК ААҖнең "Мамадышнефтепродукт" филиалы - икенче, "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы, "УПТК" ҖЧҖ һәм "Татспиртпром" ААҖнең "Мамадыш спирт заводы" филиалы өченче урыннарны бүлештеләр. "Мамадыштөзү" ЯАҖнең, "ВАМИН ТАТРСТАН" ААҖнең "Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе" филиалының, "Мамадыш промкомбинат" ҖЧҖнең, "Таттелеком" ААҖнең Мамадыш РУЭС белән "Татарстан почтасы" ФГУП УПС "Мамадыш почтамты" берлектә, "Алабугагаз" ЭПУның Мамадыш РЭГС, "Мамадыш АТП" ААҖнең, "Сетевая компания" ААҖнең МРЭС филиалының актив катнашулары билгеләп үтелде.

"Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ГБУ шәһәрнең эре бюджет оешмалары арасында җиңүче дип табылды. "Мамадыш үзәк хастаханәсе", "Олимп" Боз сарае, "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют"ның тырышлыклары - икенче, 87нче һөнәри лицейның, район мәдәният йортының һәм Пенсия фондының сыннары өченче урыннар белән бәяләнделәр. "Хыял" яшүсмерләр клубы, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Мамадыш муниципаль районы буенча эчке эшләр бүлеге, "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" ("Вятка")" мәгълүмат-матбугат филиалы, халыкны социаль яклау бүлеге, район мәгариф бүлеге, гигиена һәм эпидемиология үзәге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективларының активлыклары да билгеләп үтелде.

Шәһәрнең кече бюджет оешмалары арасында муниципаль район башкарма комитетның финанс-бюджет палатасы Мамадыш районы буенча ТР Финанс министрлыгының ТОДК белән берлектә җиңүчеләр дип танылдылар. Икенче урында - "Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компаниясе" ҖЧҖ "Мамадыш шәһәре бердәй исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ белән берлектә, "ЖилЭнергоСервис" ҖЧҖ, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Мамадыш районы халыкның мәшгульлек үзәге" ГКУ, өченче урында - муниципаль район башкарма комитетның ЗАГС бүлеге һәм стадион-ипподром. "Ак Барс банк" ААҖнең Мамадыш филиалы, район хәрби комиссариаты, "Россия Саклык банкының 4690нчы Алабуга бүлекчәсенең 4690/056 өстәмә офисы, Мамадыш төбәкне өйрәнү музее, "ТР буенча Россельхозцентр" ФГБУның Мамадыш филиалы, "Росгосстрах - Татарстан" ҖЧҖнең Мамадыш шәһәрендәге иминият компаниясе, "Чулпан" ҖЧҖ иминият компаниясенең өстәмә офисы, ТР буенча ФГКУ 12 ОФПС 121нче санлы янгын сүндерү часте, "Россельхозбанк" ААҖнең Мамадыштагы өстәмә офисы, ЮХИДИ бүлеге, Мамадыш районы буенча УФК бүлекчәсе коллективларының актив катнашулары билгеләп үтелде.

Шәһәрдәге белем бирү учреждениеләре арасында 2нче санлы лицейга тиңнәр табылмады. 4нче санлы һәм Красная Горка урта гомумбелем бирү, махсус коррекцияләү мәктәпләре - икенче, 1нче һәм 3нче санлы урта гомумбелем бирү, композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәпләре өченче урыннарны яуладылар. Көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тырышлыгы да ассызыкланды.

Шәһәрдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында "Бәләкәч" балалар бакчасына тиңнәр табылмады. Красная Горканың "Аленушка" балалар бакчасы - икенче, Мамадыштагы "Кояшкай", "Миләшкәй", "Ландыш" балалар бакчалары өченче урыннарны яулдаылар. "Светлячок", "Әкият", "Нократ", "Одуванчик" һәм "Ләйсән" балалар бакчаларының да актив катнашулары билгеләп үтелде.

Авыл җирлекләре арасында Никифорово авыл җирлеге коллективы ясаган сыннар иң яхшылары дип табылдылар. Әлеге бәйгедә Дүсмәт, Омар авыл җирлекләре - икенче, Яке, Олыяз, Түбән Тәкәнеш, Красная Горка авыл җирлекләре өченче урыннарда. Албай, Сон, Усали, Югары Ушма, Көек-Ерыкса, Түбән Шүләңгер, Келәүш, Көмешкүл, Шәмәк, Ишки, Түбән Сон, Шәдче, Тауиле, Түбән Ушма, Кече Кирмән, авыл җирлекләренең яхшы эшләүләре билгеләп үтелде, алар Рәхмәт хаты һәм берәр мең сум премия белән билгеләп үтелделәр.

Район мәгариф учреждениеләре арасында 1нче урында-"Олыяз лицее" МБОУ, икенчедә-"Көек-Ерыкса УГБМ" МБОУ, өченчедә "Кече Кирмән УГБМ" МБОУ. Аларга Рәхмәт хатлары белән 5, 3, 2 мең сум премияләр тапшырылды. Соколка, Җөри мәктәпләре, актив катнашканнары өчен, Рәхмәт хаты һәм 1әр мең сум акча белән билгеләп үтелделәр.

Шәхси эшмәкәрләр кибетләре арасында беренче урында-Венера Сәйфетдинованың "Эльвира", Рәмзия Галиеваның "Хуҗалык товарлары"; икенчедә-Илнар Габитовның "Энергоцентр", Рәйсә Болгарованың "Все для ремонта"; өченчедә Валерий Смолюкның "Метелица", Нәкыя Сәләхованың "Орхидея", "Төзү Чибис М" ҖЧҖ кибетләре. Аларга Рәхмәт хатлары һәм 4, 3, 2 мең сум күләмендәге премияләр тапшырылды. Петр Рязановның "Запчасти", Ришат Әхтәмовның "Березка", Рамил Нәбиуллинның "Приятные мелочи", Фәнил Гыйззәтуллинның "Запчасти", Галина Мальцеваның "Кристина", Рәсимә Рәшитованың "Гарант", Гөлфия Хәсәншинаның "Энҗе", Рафикъ Шәрәфетдиновның "Левша", "Төзелеш материаллары үзәге" ҖЧҖ, "Төзү Чибис" ҖЧҖ кибетләренең Яңа ел бизәвендә актив катнашулары билгеләп үтелде һәм алар Рәхмәт хатлары белән берәр мең сум премиягә лаек булдылар.

ТМШлар һәм ДТФның күпфатирлы йортлары арасында беренче урын-"Кызылармияче 31А"; икенче урын-"Ленин 90/31", "Пугачев 30/1"; өченче урын "Сәйдәшев 17", "Давыдов 150", "Давыдов 168", "Азин 15А-17Б" ширкәтләрендә. Алар Рәхмәт хатлары белән 5, 3, 2 мең сум премияләргә лаек булдылар.

Шәхси торак йортлар арасыннан 1нче урында- Алевтина Башкованың Нижний тыкрыгындагы дүртенче; икенче урында-Фәрит Рафыйковның Давыдов урамындагы 119/19нчы, Лилия Әхмәтҗанованың Лермонтовтагы 7нче; 3нчедә Лилия Гәрәеваның Исхакыйдагы 19нчы йортлары. Алар Рәхмәт хатлары һәм 3, 2, 1 мең сум премия белән билгеләп үтелделәр.

Мамадышның Совет урамында беркетелгән территорияләрдә фигураларны иң оригинал бизәү буенча беренче урын-Белоснежка һәм җиде гном композициясе өчен "Мамадыш Ү111нче төрдәге махсус коррекцияләү мәктәбе"нә, "Боз капкалар"фигурасы өчен "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖдә; икенче урын-"Боз кирмән һәм тәхет" фигурасы өчен "Мамадыш җылылык челтәрләре" ААҖ белән "Патшабикә Елан һәм Иванушка" фигурасы өчен "Мамадыш спирт заводы" филиалында; өченче урын "Буратино, Мальвина һәм Артемон" фигурасы өчен "Мамадыш район үзәк хастаханәсе, "Убырлы карчык" фигурасы өчен РайПО, боздан урамга керү төркеме өчен "Төзүсервис", "Боздан карета" фигурасы өчен "Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсе"ндә. Аларга Рәхмәт хатлары һәм 1,5, 1, 0,5 мең сум премияләр тапшырылды.

Муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының административ бинасын һәм әйләнә-тирәсен бәйрәмчә бизәгән өчен, муниципаль район башкарма комитетының гомуми бүлеге Рәхмәт хаты белән 5 мең сум премиягә лаек булды.

Мамадыш шәһәрен утлар белән бәйрәмчә бизәүдә актив катнашканнары өчен "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖ, "Энергомонтаж" ҖЧҖ, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты, "Челтәр компаниясе" филиалы Рәхмәт хаты һәм икешәр мең сум премия белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев