Нократ

Шифалыдыр нарат исләре

Акман авылында яшәүче Усмановлар нәселенең урманчы хезмәтенә багышланган еллары йөздән дә артып китә. Рамил бала чакларында бакчаларына чыгып авыл каршындагы тау битләренә әтисе Кәрим утырткан наратларга карап торырга ярата торган иде. Әнә алар - кул сузымында, бакча башында гына. Елдан-ел биеккәрәк күтәреләләр. Үскән сан матурлана баралар. Көзге яңгырлар башлануга, араларында...

Акман авылында яшәүче Усмановлар нәселенең урманчы хезмәтенә багышланган еллары йөздән дә артып китә.

Рамил бала чакларында бакчаларына чыгып авыл каршындагы тау битләренә әтисе Кәрим утырткан наратларга карап торырга ярата торган иде. Әнә алар - кул сузымында, бакча башында гына.

Елдан-ел биеккәрәк күтәреләләр. Үскән сан матурлана баралар. Көзге яңгырлар башлануга, араларында гөмбәләр дә үсә башлый. Әтисенә ияреп ул да бәләкәй чагыннан урманга йөри башлады. Яңа утырткан кәлшәләрнең төпләрен, рәт араларын эшкәртергә, агачларны сайлап сирәкләргә өйрәнде. "Урман үзе, төрле агачлары, үләннәре, кошлары, җәнлекләре белән, бер дөнья ул, улым," - ди торган иде әтисе. Бала чагында умартачы булырга теләгән иде Рамил. Дүсмәт мәктәбен бетергәндә, бертуган абыйсы Айдар белән туганнан туган абыйсы Фәнис тә урманчы һөнәрен сайлагач, ул да шул юлдан китәргә карар итте. Урманчылар гомер-гомергә авылда дәрәҗәле кешеләр саналганнар. Бабасы Усман белән әбисе Фарлукҗамал акча эшләү өчен урман эшенә йөргәннәр. Унсигез балалары булган аларның. Дөрес, аларның кайберләрен чирләр, ачлык алып киткән. Кәрим - унҗиденче балалары. Колхозда узган гасырның алтмышынчы елларына кадәр акча түләнмәде, хезмәт көне генә язылып барды. Акча юнәтү өчен, Усман белән Фарлукҗамал, кәлшәләр утыртырга, агачларны сирәкләргә йөргәннәр. Кәрим дә үсеп җиткәч колхозда тракторчы булып эшли башлый. Алтмышынчы еллар уртасында тормышында тамырдан борылыш ясап, урманчылыкка күчә. Шул вакытларда туган авылы Акманның тау битләренә бүген бөтен тирә-юньнең күрке булган наратлар утыртыла да инде. Комазан урманчылыгында гына түгел, бөтен Мамадыш леспромхозы күләмендә данлыклы урманчы иде Кәрим ага. Урман кисүне дә, агач утыртуны да, аларны карап үстерүне дә үрнәк итеп оештыра белде.

"Социалистик ярышта җиңүче", "Бишьеллык ударнигы", "Коммунистик хезмәт ударнигы" күкрәк билгеләре санап бетергесез. Халыкны урманда эшләргә тарта да белергә кирәк бит әле. Җитмешенче-сиксәненче елларда авыл халкы күмәк хуҗалыкларда эшләп тә яхшы хезмәт хакы ала башлаган иде. Ә Кәрим ага һәркем белән уртак тел таба белде. Тыйнак яшәде. Бөтен төзелеш материалы үз кулында булса да, йорт-җире, каралты-курасы да авылдашларыныкыннан аерылып тормады. Җәмәгате Мөстәфидә Кәрим аганың чын ярдәмчесе, уң кулы булды. Орлыклар җыйды, посадкаларны карауда катнашты. Бүген инде әтиләре юлын уллары Айрат белән Рамил дәвам итә. Айрат башта Актаныш районындагы Пучы урманчылыгында җитәкче булып эшләгән иде. Хәзер Алабуга урманчылыгы җитәкчесе. Рамилнең дә Лубян техникумын тәмамлап эшли башлавына уналты ел вакыт узган. Бүген "Мамадыш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе мастеры Рамил Усмановның җаваплылыгында дүрт мең гектарга якын урманнар. -Бик белемле егет. Лубян техникумында республиканың иң яхшы урман мастерын ачыклау өчен ярышлар үткәргәннәр иде. 2004-2005нче елларда, ике ел рәттән, Рамил беренче урынны алды, - ди "Мамадыш урман" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Илдус Мөхәммәтҗанов. Ярыш шартларына агачларны, үләннәрне тану, авыруларны ачыклау, янгынны сүндерү, кәлшәләрне дөрес итеп алу, күчереп йөртү һәм утырту, урманның куелыгын билгеләү, агачны үлчәү, үсүдә артта калучыларын ачыклау, агачны дөрес итеп кисеп аудару (ул хөкемдарлар каккан казык өстенә килеп төшәргә тиеш)... кебек төрләр кертелгән була. Шулай итеп Рамил дә Усмановлар династиясе һәм Мамадыш урманчылары данын күтәрә. Дүсмәттән Мамадышка кадәр, юлның ике ягына да Рамил мастер булып эшли башлаган елларда утырткан полосалар сузылган. -Бригадир таягы белән, җәяүләп, Мамадышка кадәр үлчәп чыккан идем, - дип искә ала урманчы бүген. Кукмара трассасыннан Малмыжкага, Көек-Ерыксадан Зур Шыя турына кадәр булган юл кырыендагы полосаларны да ул утырттыра. -Хәзер урманнар күп киселми. Минем территориядә соңгы елларда биш-алты гектар гына кәлшәләр утыртыла, - ди Рамил. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, ул утырткан урманнар да берничә йөз гектарга җыела икән инде. Бу-табигать үпкәләре, безнең сәламәтлек чыганагы. Урманнарга ял урыннары ясап кую, тәртиптә тоту да, янгыннарны кисәтү дә алар җаваплылыгында бит әле.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: