Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Себереп алганнар

Үзгәреш җилләре Мамадышыбызга да бик тиз килеп җитә. Әллә нефтьнең арзанлануы, әллә валюта бәяләренең үсүе, әллә шайтан вәсвасәсе, кибетләребездә дә бәяләр уйный башлады. Карабодай ярмасына бәянең чүпрәдәй күперә башлавы турында Казан матбугатының шауларга керешүенә атнадан артык инде. Хәзер бит мәгълүмат көне-сәгате белән бөтен дөньясына тарала. Узган атна ахырында кибетләребезнең байтагын...

Үзгәреш җилләре Мамадышыбызга да бик тиз килеп җитә. Әллә нефтьнең арзанлануы, әллә валюта бәяләренең үсүе, әллә шайтан вәсвасәсе, кибетләребездә дә бәяләр уйный башлады.
Карабодай ярмасына бәянең чүпрәдәй күперә башлавы турында Казан матбугатының шауларга керешүенә атнадан артык инде. Хәзер бит мәгълүмат көне-сәгате белән бөтен дөньясына тарала. Узган атна ахырында кибетләребезнең байтагын әйләнеп чыккан идем, дөрестән дә "тамаша" аларда. Беришләрендә карабодай ярмасы бөтенләй беткән. Берсенең киштәсендә "Карабодай ярмасы. Экстра" дигән сорты берничә пачка тезелеп тора иде әле. Бәясе - 68 сум 50 тиен! Бер рәттән халык киң куллана торган ярмалардан дөгенең бәяләре белән дә кызыксындым. Сортларына карап - 35, 42, 45, 53, 58, 68, хәтта 114 сум 90 тиенлеләре дә бар. Пакетлары - кайсы 900 граммлы, кайсы 1 килограммлы. Казан ашханәләренә керсәк, тамагың туйганчы ашау өчен кимендә 500 сумны калдырып чыга идек. Хәзер өйдә дә әбәт шул бәягә төшмәгәе икән әле. Бары шәһәребездәге совет заманнарыннан ук үзәк кибет булып исәпләнгән сәүдә ноктасы гына күңелне бераз тынычландырды. Карабодайны элекке бәясеннән - 30 сумнан саталар иде анда.
-Кеше бик күп ала. Диабет авырулылар унбишәр кило алып китәләр. Хәзергә запасларыбыз бар әле, - диделәр анда. Иске запас беткәч, яңа партияләр яңа бәяләрдән килә шул. Аларда да якшәмбегә карабодай ярмасының бәясе 5 сумга күтәрелгән иде. Моны гына бәя арту дип әйтергә тел әйләнми. Әле карабодай ярмасы калган башка кибетләрдә аның 900 граммлы пакетының иң арзан бәясе 49 сум 90 тиен иде. Сатучылар яңа партияләрнең бәяләре артып кайтуын әйттеләр. Базардагы кайбер сәүдә нокталарында ул бөтенләй калмаган.
-Чаллыдагы базада да юк иде. Бик кирәк булса, шәһәрнең кайбер кибетләрендә бар бугай, шуннан барып алыгыз, дип көлделәр бездән, - диделәр сатучылар.
Бер танышыбыз элек 35 сум торган "Мистраль. Ядрица" сортының пакетын 62 сумнан алып кайткан. Ул Мәскәүдән Шри Ланка чәйләренең артып кайта башлавын әйтте. Монысы инде, сүзсез, доллар бәясене күтәрелүе белән бәйле. Дөге белән карабодайдан башка ярмаларның бәяләрендә үзгәрешләр юк иде әле хәзергә. Бер кибеттә шулай да халыкның күпләп тоз ала башлавын җиткерделәр...
Карабодай бәяләре Россиядә 2010нчы елда бер кисәк күтәрелгән иде инде. Кабат ул ике ел дәвамында акрынлап кире төште. Быелгы бәяләр белән ничек булып бетәсен хәзергә фаразлап булмый әле. Бәяләр бик тиз күтәрелсә дә, ансат кына кире төшәргә теләмиләр шул. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алган мәгълүматларга караганда, Татарстанда бер кешенең карабодайны еллык куллану нормасы 3,5 килограмм икән. Ул быел республикада 17 мең тонна хәзерләнгән. Бу - нормадагыдан 4 тоннага артыграк та әле. Диетик ризык булып исәпләнгәч, аны күбрәк диабет авырулы кешеләр куллана. Монополиягә каршы федераль хезмәт тикшерүләрен үткәреп үз сүзен әйтми калмастыр. Безгә барыбер сабыр итәргә кирәк.
P.S. Ә район газетабызга язылу бәясе нефтькә дә, доллар һәм еврога да карамый, үзгәрешсез кала. Без - районыбыз халкы мәнфәгатьләренә һәрвакыт тугрылыклы. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк, дуслар! Газетабызга ярты елга язылу бәясе - 468 сум гына. одписка компаниясе төгәлләнергә ай ярымнан азрак вакыт кына калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев