Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Россиягә таныттылар

Ринат Ризванов, остаз буларак, быел "Алтын алка" клубы уеннарының Бөтенроссия финалында өченче мәртәбә катнашты. 2008нче елда аның 1995-96нчы елларда туган, былтыр 1999-2000нче елгы шәкертләре дүртенче урынны яулаганнар иде. Николай Михайлов Өченче омтылыш уңышлы булды. 12-13 яшьлек хоккейчыларыбыз (агымдагы елда "Олимп" Алабугадан биш уенчы һәм капкачы белән тулыландырылды) 14-25нче апрельләрдә Краснодар...

Ринат Ризванов, остаз буларак, быел "Алтын алка" клубы уеннарының Бөтенроссия финалында өченче мәртәбә катнашты. 2008нче елда аның 1995-96нчы елларда туган, былтыр 1999-2000нче елгы шәкертләре дүртенче урынны яулаганнар иде.

Николай Михайлов
Өченче омтылыш уңышлы булды. 12-13 яшьлек хоккейчыларыбыз (агымдагы елда "Олимп" Алабугадан биш уенчы һәм капкачы белән тулыландырылды) 14-25нче апрельләрдә Краснодар краеның Выселки станицасында Татарстан данын якладылар. Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган, ике төркемгә бүленеп уйнаган унике коллективның һәрберсе төп трофейга ия булу өчен бөтен көчләрен куйганнардыр. Шунысы игътибарга лаек бәйгеләрдә. узган елгы финалчылардан бары тик безнекеләр, Воронежның "Буран" һәм Чиләбенең "Белые медведи" командалары гына катнаша. Калганнары исә тәүге мәртәбә шундый дәрәҗәле ярышларга килә. "Олимп" үз төркемендә барлык көндәшләрен дә җиңүгә ирешеп, ярымфиналга чыга. Спорт сөючеләр өчен очрашу нәтиҗәләрен күрсәтү урынлы булыр. Егетләребез беренче очрашуда Новосибирскның "СК Бирдск" командасын 4:2 исәбе белән җиңүгә ирешәләр. Ярославль өлкәсенең "Переяславль" хоккейчылары без керткән - 4, Архангельскның "Спартак"ы 10 алкага бер белән дә җавап бирә алмыйлар. Читаның "Забайкалье" командасы да 8:1 исәбе белән тар-мар ителә. Ә менә мәйдан хуҗаларын оту җиңел бирелми. Шулай итеп, егетләребез ярымфиналга чыга һәм... узган ел "Алтын алка" клубының төп кубогын откан, шушы ук стадиядә "Олимп"ны җиңгән Чиләбенең "Белые медведи" уенчылары белән очраша. Быел да җиңү кулдан аз гына ычкынмыйча кала. Очрашуның беренче периодында ике як капкачы да соңгы рубежда зур ышанычлылык күрсәтәләр. Икенче периодның 6 һәм 7нче минутларында чиләбелеләр ике алка кертә. Аларның шатлыклары озакка бармый, Леонид Михеев һәм Алабугадан Илдар Шәехов бер минут эчендә җавап алкалары кертеп, исәпне тигезлиләр. Уенның өченче кисәгендә Илдар командабызны алга чыгара, ә Илшат Заһриев соңгы ноктаны куя. Ярымфиналда командабыз югалту да кичерә. Альберт Гомәров (Алабуга) кулын сындыра. Бу хәл турында район башлыгы Анатолий Иванов ишеткәч, бүгенге көндә Түбән Каманың "Нефтехимик" командасында баш врач булып эшләүче Георгий Чебышевка чыга. Соңгысы, үз чиратында, Выселки хастаханәсе табиблары белән элемтәгә кереп, үзенең файдалы киңәшләрен бирә. "Әлеге гамәлләре өчен Анатолий Петровичка чиксез рәхмәтлемен,- ди Ринат. - Ул безнең уеннар белән дә даими кызыксынып торды".
Финалда исә безне мәйдан хуҗалары көтеп тора. Командабызның остазлары Ринат белән Альберт Миннәхмәтов (ул-Алабуга командасы тренеры) сүзләренә караганда, "Беркут"ның нигезен Санкт-Петербургтан килеп, биредәге спорт клубы өчен уйнаучы интернатта торып укучы, малайлар тәшкил итә икән. "Барлык уенны да диярлек аларның капкачылары өстерәп чыгарды," - ди Ринат. Финалның беренче өлешендә выселкилылар көндәшләре капкасына өчтән артык алка кертмәгәннәр. Очрашу ахырында, исәп мәйдан хуҗалары файдасына 1:2 булгач, остазларыбыз, аны тигезләү максатыннан, алтынчы уенчыны чыгаралар. "Беркут" моннан файдалана һәм өченче алканы буш капкага кертә. Финал нәтиҗәләре буенча бездән иң күп очко (гол+пас) җыйган Артур Якупов (Алабуга) иң яхшы һөҗүмче дип табыла. Вячеслав Максимовка әлеге исемне алырга аз гына җитмичә кала. Леонид Михеев исә җанатарлар хөрмәтен яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев