Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Район мәдәният бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мәдәният бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу вазыйфаны алга таба Ринат Сирин улы Сәлимшин башкарачак. Әлеге үзгәрешләрне тармакның элеккеге башлыгы Валерий Шрыковның постыннан үз теләге белән китүгә бәйле дип аңлаттылар. Илнар Хафизов әйтүенчә, Валерий Шрыков башка җаваплы урынга билгеләнәчәк. "Әмма әлегә бу сер...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мәдәният бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу вазыйфаны алга таба Ринат Сирин улы Сәлимшин башкарачак. Әлеге үзгәрешләрне тармакның элеккеге башлыгы Валерий Шрыковның постыннан үз теләге белән китүгә бәйле дип аңлаттылар.

Илнар Хафизов әйтүенчә, Валерий Шрыков башка җаваплы урынга билгеләнәчәк. "Әмма әлегә бу сер булып калсын",- диде җитәкче тырыш хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырып.


Ә Ринат Сирин улы Сәлимшинга килгәндә, ул тумышы белән ТР Баулы районыннан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. Соңгы вакытта Актаныш төбәгендә, данлыклы "Агыйдел" җыр һәм бию ансамблендә директор урынбасары булып эшләгән. Гаилә хәленә килгәндә, өйләнгән, ике бала үстерәләр.


-Минем Мамадышта моңа кадәр дә берничә мәртәбә булган бар иде инде. Тәүге килүдә үк бу төбәккә чын күңелдән гашыйк булган идем. "Пиртау" фестивалендә дә катнашкан булды. Коллективымны экскурсиягә дә алып килдем, мондагы матурлыкны күрсеннәр дип. Район җитәкчелегеннән эшлекле тәкъдим килгәч, һич икеләнмичә риза булдым. Мин үзем мәдәният кешесе. Шуңа да безнең алга куелган максатларны хезмәттәшләрем белән уңышлы тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм,- диде Ринат Сәлимшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев