Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Планнарны бүгеннән төзибез

"Киләсе елның төзү сезоны сентябрьдән үк башланачак,"-дип ассызыклады Премьер-министр Илдар Халиков. ТР Хөкүмәт йортында һәр шимбәдә традицион узучы киңәшмәдә йортлар төзү, тузган йортлардан халыкны чыгару, мәдәният объектларын сафка бастыру, энергия чыгымнарына тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре каралды. 16нчы ноябрьгә Татарстанда агымдагы елга планлаштырылган төзелешләрнең 77 проценты сафка бастырылган. Планнар ел ахырына һичшиксез...

"Киләсе елның төзү сезоны сентябрьдән үк башланачак,"-дип ассызыклады Премьер-министр Илдар Халиков.

ТР Хөкүмәт йортында һәр шимбәдә традицион узучы киңәшмәдә йортлар төзү, тузган йортлардан халыкны чыгару, мәдәният объектларын сафка бастыру, энергия чыгымнарына тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре каралды. 16нчы ноябрьгә Татарстанда агымдагы елга планлаштырылган төзелешләрнең 77 проценты сафка бастырылган. Планнар ел ахырына һичшиксез үтәлергә тиеш. ТР Хөкүмәте Башлыгы 2013нче елда төзеләчәк объектларның документларын ашыгыч төстә тапшырырга кирәклегенә басым ясады. Киләсе сезон өчен җир кишәрлекләренең, инженерлык челтәрләренең әзерлеге кебек классик сораулар уңай хәл ителә. Ә менә энергопаспортларны рәсмиләштерү тоткарлык тудыра, моны максималь кыска срокларда хәстәрләү зарур. Мамадыш районында быелга планга кертелгән объектларны ел азагына кадәр тапшыру мәсьәләсе куркыныч тудырмый: бизәү эшләре тәмамлану алдында. Видеоконференция ахырында район башлыгы Анатолий Иванов бирегә җыелган җитәкчеләргә һәм белгечләргә һәр сорау буенча мөрәҗәгать итте, конкрет бурычлар куйды. Шәһәребездәге яңа йортлар инфраструктурасы алдан уйланылып, социаль-мәдәни объектларны да исәпкә алып, тормыш итү өчен бик уңайлы итеп төзелә. "Мамадыш" совхозындагы яшәү зонасындагы терлекчелек фермасы тиздән алыначак, ә аның урынында төзеләчәк яңа микрорайон иң мәртәбәлеләрдән булыр дип исәпләнелә.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев