Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Перспективада–авыллар

Социаль ипотека буенча йортлар җиткерү авылларда да башланырга мөмкин. Узган шимбәдә Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә торак һәм мәдәни объектлар төзелеше күтәрелгән иде. Быел безнең районда 25 мең квадрат метр торак мәйдан җиткерелергә тиеш. Аның 10496 квадрат метры гына файдалануга тапшырылган әле. "Мамадыш" совхозы бистәсенең Мәктәп...

Социаль ипотека буенча йортлар җиткерү авылларда да башланырга мөмкин. Узган шимбәдә Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә торак һәм мәдәни объектлар төзелеше күтәрелгән иде. Быел безнең районда 25 мең квадрат метр торак мәйдан җиткерелергә тиеш. Аның 10496 квадрат метры гына файдалануга тапшырылган әле. "Мамадыш" совхозы бистәсенең Мәктәп урамындагы 30 фатирлы ике йорт төзелеше графиктан калыша. Кече Сон авылындагы мәдәният йортын файдалануга тапшыру срогына ике атна калды, ә эшләре шактый. Республика Премьер-министры Марат Әхмәтов социаль ипотека буенча авылларда да йортлар җиткерә башлау мәсьәләсен күтәрде. "Перспективасы булган, киләчәктә төрле җитештерү юнәлешләрен оештырырга мөмкин булачак торак пунктларда салырга кирәк. Бу-авылларга белгечләр кайтуына да йогынты ясаячак,"-диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев