Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Олимп” Олимпка менде

Соңгы елларда шәһәребездә кече һәм зур футбол буенча лидерлыкны тоткан "Мамадыш ЖКУ" командасына быел икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Сүз - зур футбол буенча узган шәһәр беренчелеге нәтиҗәләре турында. Ике ай дәвам иткән бәйгеләргә нокта куелды. Барлыгы 14 команда старт алган иде аларда. Коллективлар ике төркемгә бүленеп, алтышар...

Соңгы елларда шәһәребездә кече һәм зур футбол буенча лидерлыкны тоткан "Мамадыш ЖКУ" командасына быел икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Сүз - зур футбол буенча узган шәһәр беренчелеге нәтиҗәләре турында.

Ике ай дәвам иткән бәйгеләргә нокта куелды. Барлыгы 14 команда старт алган иде аларда. Коллективлар ике төркемгә бүленеп, алтышар очрашу уздырдылар. Кагыйдәләр буенча һәр төркемнән икешәр көчле команда беренчелекнең финал өлешенә чыктылар. Беренче төркемдә мондый бәхет "Мамадыш ЖКУ" белән "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы, икенчесендә "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм район кулланучылар футболчыларына тәтеде. Ярымфинал уеннарында "Мамадыш ЖКУ" футболчылары район кулланучылар җәмгыяте командасын 2:0 исәбе белән бирелдерделәр. Икенче парда "Олимп" та шундый ук өстенлеккә иреште. Узган шимбә көнне "Олимп" спорт комплексының футбол кырына беренче булып өченче урын өчен юлчылар белән кулланучылар җәмгыяте уенчылары чыкты. Очрашуның төп вакыты 3:3 белән тәмамланды. Җиңүчене ачыклар өчен пенальти тибәргә туры килде. Бу яктан җәмгыять футболчыларына бәхет елмайды. Шулай итеп алар шәһәр беренчелегендә өченче баскычка күтәрелделәр. Финал бәйгесе уенчыларны да, җанатарларны да киеренкелектә тотты. "Олимп" очрашуның беренче яртысында көндәшләре капкасына ике туп кертте. Икенче таймда көндәшләр һөҗүмнәрен алыштырып кына тордылар. Спорт мәктәбе командасына, нигездә, исәпне сакларга кирәк иде. Торак-коммуналь хуҗалыгы егетләре аны үзгәртү өчен зур тырышлык куйсалар да, кызганычка каршы, ул шул килеш калды. Шулай итеп, "Олимп" быелгы чемпионаттта җиңү яулады. Аның нәтиҗәләре буенча Марат Хуҗиәхмәтов (район кулланучылар җәмгыяте) чемпионатның - иң яхшы капкачысы, Айнур Гайфетдинов ("Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте) - иң яхшы сакчысы, Сергей Самсонов "Татавтодор" филиалы) - иң яхшы һөҗүмче, Данис Шәкүров ("Олимп") - иң яхшы уенчы дип танылдылар һәм махсус бүләкләргә ия булдылар. Аларны, җиңүче һәм призлы урыннарны алган командаларга кубоклар һәм акчалата премияләрне муниципаль район башлыгы, районыбызның футбол федерациясе президенты Анатолий Иванов тапшырды.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев