Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Нәтиҗәгә карап күңел үсә

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе сыер савучылары өчен өстәмә кызыксындыру чаралары каралган. Әгәр дә алар бер көн дә эш калдырмый икән, хезмәт хакын ун процент күләмендә артыграк алалар. "Родина" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында бүгенге көндә 54 хезмәткәр исәпләнә. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны -1567. Шуларның 612се- савым сыерлар. Алардан көнгә 5200...

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе сыер савучылары өчен өстәмә кызыксындыру чаралары каралган. Әгәр дә алар бер көн дә эш калдырмый икән, хезмәт хакын ун процент күләмендә артыграк алалар.

"Родина" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында бүгенге көндә 54 хезмәткәр исәпләнә. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны -1567. Шуларның 612се- савым сыерлар. Алардан көнгә 5200 килограмм сөт савып алалар. Бу бер сыерга уртача 8-9 килограмм сөт дигән сүз. "Сыерларның көндәлек рационына 30 килограмм азык катнашмасы, 15 килограмм кукуруз силосы, 1 килограмм фураж кертелгән. Моңа өстәп, барда бирәбез",- ди бүлекчәнең башкаручы директоры Рафис Низамиев. Терлекчелек комплексында 12 сыер савучы эшли. Аларның уртача хезмәт хакы күләме ун мең сумнан башлана. Әлеге сан күпме сөт савуга карап билгеләнә, диләр. Моннан тыш, өстәмә кызыксындыру чаралары да каралган. "Әгәр дә сыер савучы бер көн дә эштән калмый икән, өстәмә ун процент хезмәт хакы түлибез. Бу терлекләрне бозмаска стимул булып тора. Алмаш сыер савучының башка кеше җаваплы булган малларга карашы барыбер икенче инде аның",- ди Рафис Низамиев. Ә терлек караучыларга хезмәт хакын малларның сакланышы һәм тәүлеклек артымга карап билгелиләр. Октябрь ае нәтиҗәләре буенча, бүлекчәдә әлеге сан уртача 780 граммны тәшкил иткән. Ольга Иванова, мәсәлән, үзенә беркетелгән терлекләрдән 900 граммга якын артым алган. Бу күрсәткеч агрофирма һәм район буенча да иң яхшыларның берсе. Ул биш көннән ике айга кадәрге бозаулар тәрбияли. "Яхшы күрсәткечкә ирешү малларны ничек тәрбияләүдән тора. Вакытында ашатсаң, тиешле чараларны күрсәң, бозаулар көр булып үсәләр. Аларның матурлыгын күреп, күңелләр күтәрелә",- ди терлекче. Ольга Иванова авыл хуҗалыгы тармагында алтынчы елын гына хезмәт куя әле. Беренче көннән үк алдынгылар исемлегендә ул. "Эшемне яратып башкарам",- ди. Тырыш хезмәте өчен коллективта да хөрмәт итәләр үзен.

ИЛНУР ЮНЫСОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев