Нократ

Нормада барысы да нормада

Шушы атнаның чәршәмбесендә Норма урманчылыгы бистәсенең язмышын хәл итә торган вакыйга булды. Биредә рамлы пычкы эшләтеп җибәрделәр. Авыл халкы эшле булачак! 2010нчы елны авылдагы такта яру цехында янгын чыгып, барысы да кара күмергә әйләнгәч, кеше эшсез калган, тирә-юнь халкы төзелеш, каралты-курасын тәртипкә китерү өчен тактаны читтәге эшмәкәрләрдән эзли башлаган иде....

Шушы атнаның чәршәмбесендә Норма урманчылыгы бистәсенең язмышын хәл итә торган вакыйга булды. Биредә рамлы пычкы эшләтеп җибәрделәр. Авыл халкы эшле булачак! 2010нчы елны авылдагы такта яру цехында янгын чыгып, барысы да кара күмергә әйләнгәч, кеше эшсез калган, тирә-юнь халкы төзелеш, каралты-курасын тәртипкә китерү өчен тактаны читтәге эшмәкәрләрдән эзли башлаган иде. "Үзебез дә сыерчык оялары ясау өчен такта сорап кешегә ялынып йөрүдән туйган идек инде," - ди "Мамадышурман" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Илдус Мөхәммәтшин. Ә урманнардагы агачлар үсеп тора. Аларны вакытында кисеп алырга да кирәк. Норма урман участогында бүген агач кисү белән биш кешелек бригада шөгыльләнә инде. Алар быел җәй башында гына эшли башлаганнар әле. Хезмәт хаклары да начар чыкмый. Рамлы пычкы тагын өч кешене эшле итәчәк. Ике смена оештырсалар, тагын өч кешегә эш булачак, дигән сүз. Ә урманчылар бистәсе кечкенә түгел. Бүген дә олысы-кечесе - берничә дистә кеше гомер кичерә анда. Биредә башта әби-бабалары, кабат әти-әниләре, аннан балалары урман эшендә булган гаиләләр шактый. Урманчылык тармагындагы үзгәртеп корулар, такта яру цехының януы аларны эшсез, бистәне киләчәксез иткән иде. Рамлы пычкы эшли башлагач, урманчылар бистәсе яшәүдән туктамаячак, дигән өмет уянды. Тантанага һәм халык белән очрашуга килгән муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та:

-Бу - эшләрнең башы гына. Моның белән генә тукталып калмагыз. Тагын бер пычкы куегыз. Шушы араларда агач ташу өчен җайланган ике "КамАЗ" автомашинасы; үзе кисә, үзе төйи торган манипулятор кайтып җитәчәк. Тәүлегенә 300 кубометр агач кисеп озата алачак. Кешесе дә укып кайткан инде. Алабугага көн саен 100 куб метр гына агач озатсагыз да, сиксән мең сум акча булачак. Агач киптерү камерасы да куегыз. Пычкы чүбеннән брикетларга сорау бик зур хәзер. Буралар эшләргә була. Мамадышка утыртырга агачны ел саен Чаллыдан сатып алабыз. Аларны да үзебездә үстерергә кирәк. Бу юнәлештә дә сезгә өметләнәбез, - диде.

Комазан, Келәүш, Соколка урманчылыкларына да рамлы пычкылар алырга ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Рамлы пычкыны корырга Югары Сон эшмәкәре Рөстәм Хәсәншин ярдәм иткән.

-Үземнең рамлы пычкыны ике ел элек эшләтә башлаган идем. Халык такталарны күп сорый. Эшчеләр ай саен егерме-егерме биш мең сум хезмәт хакы эшли алалар. Сезнеке дә элеккесе кебек тик тормаячак. Илдус абый пенсиягә чыкканчы халыкка яхшылык эшләп китим, диде. 2010нчы елны барысы янып беткәч, авыл халкы кыен хәлдә калган иде, - диде ул.

Агач эше - төшемле бизнес. Такта яру белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр районыбызда байтак. Әмма төзелеш материалларына сорау барыбер кимемәячәк. Файдасы булмаса, Удмуртиядән, Киров өлкәсеннән үк алып килеп сатмаслар иде. Яңа пычкы элеккеләренә караганда электр энергиясен ике тапкыр азрак ала. Алты метрга кадәрле агачларны төрле үлчәмнәрдә ярып була анда. Халык та районыбыз җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерергә ашыкты. Өлкән яшьтәге әбиләр дә килгән иде. "Авылда яңадан кибет ачып булмасмы икән?" - диделәр алар. Урманчыларның питомникларына да сугылып чыктык. Уналты-унҗиде төрле агач һәм куак үсә анда. Быел да чәчкәннәр, киләсе ел чәчү өчен дә участоклар әзерләп куйганнар. Алабугадагы комбинат эшли башлагач, кискән урманнар урынына яңаларын утыртып барырга да кирәк булачак. Дөрес, агач коелган орлыклардан үзе дә үсәргә мөмкин. Әмма хәзер урман осталары нинди агачлар үстерәсен үзләре хәл итәләр.

Илдус Мөхәммәтшин, "Мамадышурман" дәүләт бюджет учреждениесе директоры:

-Безнең исәп буенча, рамлы пычкыда эшләүчеләр ай саен унике-унбиш мең сум хезмәт хакы алып бара алачаклар. Эш күп булачак. Элек үзебезнең клубларны, балалар бакчаларын тота идек. Башлангыч мәктәпләр салдык. Илебез икътисады яңадан аягына басып килә. Киләчәктә безнең агачларга сорау зур булачак.

Нәсимә Мөбарәкшина, хезмәт ветераны, 86 яшьтә:

-1952нче елны Норма урманчылыгында такта яруда эшли башлаган идем. Кабат тартмалар цехына күчтем. Ул елларда монда кеше бик күп эшли торган иде. Безнең цехта гына да смена саен сигез кеше эшләде. Агачны рамлы пычкыга вагонеткага салып кертә торган идек. 1977нче елга кадәр эшләдем. Ирем Рәхимша башта атлы эштә булды, кабат урман кисте. Урманчы хезмәте бик дәрәҗәле иде ул заманнарда. Авылыбызда яңадан такта яра башлау - безнең өчен олы шатлык. Машиналар авыл аша буе белән агачларны төяп киткәндә көнләшеп кала торган идек. Яшьләребезгә эш булачак. Кыш урамнарыбызны, юлларыбызны да карап торырлар. Кибет тә ачарлар, Алла бирса.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: